Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчетләрдә корбан итләрен өләшәләр


Башкортстан мәчетләрендә җомга көнне корбанлык итләрен өләшә башладылар.

Корбан итләре беренче чиратта ятимнәргә, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм аз керемле гаиләләргә күчтәнәч итеп таратыла. Үзләре килеп ала алмаган кешеләрнең хәтта өйләренә дә илтеп бирәләр.

Корбанлык итләрне өләшү җомга көнне Уфадагы “Ихлас”, “Лалә-Тюльпан”, “Хәмзә” мәчетләрендә оештырылды. “Ихлас” мәчете бу саваплы эштә дә алдынгы булган. Анда шушы көнне генә дә 400-дән күбрәк кешегә корбанлык ит өләшкәннәр. Ә җәмгысе 1 мең кешелек күчтәнәч әзерләп токчайларга салып куелган.

Башка мәчетләрдә дә җомга намазыннан соң корбанлык итләрне өләштеләр. Шимбә һәм якшәмбе көннәре дә бу саваплы гамәл дәвам итәчәк дип белдерә дин әһелләре.

Башкортстан мөселманнары быел да үзләренең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен зурлап билгеләде. Корбан бәйрәм уңаеннан тантаналар өч көн дәвамында меңнәрчә кеше катнашлыгында Уфада да, башка шәһәрләрдә һәм районнарда да үтте.

Иң күп корбанлык мал, һәр елдагыча, башкаладагы “Ихлас” мәчете биләмәләрендә булган. Анда Корбан гаете көнендә 330-дан артык сарык һәм ике сыер малы Аллаһы ризалыгы өчен чалынган. “Лалә-Тюльпан” мәчете ишегалдында исә 150-дән артык сарык чалынган. Мәчет ишегалдында казаннарда йөзләрчә кеше өчен бәйрәм ашы – хуш исле пылау һәм шулпа да әзерләнде.
XS
SM
MD
LG