Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:06

Яшьләр басмалары юбилейларын билгели


Башкортстанда башкорт телендә чыгучы “Йәшлек” газетасы үзенең 85 еллык юбилеен билгели.

Шушы уңайдан 12 декабрь көнне Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда зур кичә үтә. Әлеге бәйрәмгә әзерлек күптән алып барылды. Нефтьчеләр мәдәният сараеның тамашачылар залы соңгы берничә елда теге яки бу оешмаларга бик сайлап кына бирелә. Я республика хакимиятләре оештырган чараларга гына, я башкорт милли оешмаларына гына рөхсәт бар. Менә “Йәшлек” газетасына да бу бәхет тиде.

Башкортча чыгучы “Йәшлек” газетасы соңгы елларда бик күп укучыларын югалтты. Аңа хәзер 20 мең тирәсе генә абунәче языла. Газетның баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков исә моңа бик борчылмый. Гомум илдәге вәзгыять инде бу, ди ул.

Яшьләр өчен татар телендә чыгучы “Өмет” газетасы да шушы ук юбилеен бәйрәм итә. Әмма бу басмага Нефтьчеләр мәдәният сарае кебек шәп урын тәтеми. Алар бу бәйрәмне 22 декабрь көнне Дүртөйле районына барып оештырачак.

XS
SM
MD
LG