Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллылар ТИҮ пленумына җыела


 Гамил Камалетдинов
Гамил Камалетдинов

13 декабрьда Казанда Марат Мөлеков исемендәге ТИҮнең чираттагы пленумы үткәрелә. Анда катнашучы Чаллы вәкилчелеген ТИҮнең идарә әгъзасы Гамил Камалетдинов җитәкли.

ТИҮ пленумнарында һәм корылтайларында чаллылар мөһим роль уйнады. Алар күпсанлы булу өстенә җитди тәкьдимнәр, фикерләр әйтү белән аерылып торды. Быелгы пленумда Чаллы ТИҮ-е исеменнән яңа кеше, Гамил Камалетдинов чыгыш ясаячак.

Рафис Кашаповның ни өчен Казанга, пленумга бармавы хакында Чаллы ТИҮ-е рәисе урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов болай дип аңлатты:

“Рәфис Кашапов хәзер шифаханәдә. Законсыз ачылган җинаять эше, тикшерүчеләр тарафыннан күп мәртәбә кулланылган законны бозу фактлары аның сәламәтлегенә зарар китерде. Икенчедән, аның шәһәрдән чыгу хокукы юк. Тикшерүчеләр аны җыенга җибәрми. Минемчә, Рәфис Кашаповка каршы ачылган җинаять эше гомумән законсыз алып барыла. Рәфиснең язмышы куркыныч астында. Пленум бу хәлне игътибарсыз калдырмас, дип ышанам,” диде.

Гамил Камалетдинов Рәфис Кашаповка каршы ачылган җинаять эше буенча җыеннан аерым резолюция кабул итүен сораячакбыз, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG