Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге 3 мөһим килешүгә иреште


Брюссельдә Европа Берлеге җитәкчеләренең 2 көнлек очрашуында көн тәртибендәге 3 төп мәсьәлә турында да килешүгә ирешелде.

Европа Берлегенең 2 көнлек бик авыр саммиты анда каралган барлык мөһим мәсьәләләр турында да килешү белән тәмамланды.

Берлек комиссиясе президенты Һосе Мануэль Барросо бу очрашуны Берлекнең соңгы 5 едагы иң мөһим саммиты дип атап килешүләр уңаеннан үзен дә, берлектә рәислеге тәмамланып килүче Франция президентын да котлады.
Һосе Эмануэль Барросо

"Очрашу алдыннан мин сезгә бу бәлки берлекнең мин Европа комиссиясе президенты буларак катнашкан иң мөһим очрашуы булыр дип әйткән идем. Бу чыннан да шулай булды," - диде Барросо.

Барросо 3 өлкәгә икътисад, климат һәм Берлек конституциясе турында Лиссабон килешүенә караган тарихи килешүләргә ирешелде диде.

Сатып алучылар ихтыяҗын арттырырга
Берлек җитәкчеләре Берлекнең гомуми җитештерү күләменең 1.5 процентын, ягъни 200 миллард евро чамасы акчаны кулланучылар ихтиаҗын арттыруга тотарга дип килеште.

Саммит тәмамланганнан соң Барросо һәм Франция президенты Николя Саркози икесе дә вакытлыча халыкның сатып алуы кимү Берлекнең балансланган бюджет булдыру турындагы озын мөддәтле максатына зыян китермәскә тиеш дип басым ясады.

Япма тәэсире газларын киметергә
Очрашуда катнашкан җитәкчеләр шулай ук япма тәэсире бирүче газлар чыгаруны киметү чыгымнарын бүлешү турында килешүгә комачаулаучы күптәнге киртәләрне дә үтә алды.

Николя Саркози Берлек әгъзалары дөньякүләм җылынуга китерүче газлар чыгаруны киметү өчен кануннар чыгару турында бертавыштан килеште дип белдерде.
Брюссель очрашуында Германия канцлеры Ангела Меркель белән Франция президенты Николя Саркози

"Тарихта нәрсә күзәтелә. Дөньяда бер генә кыйтга да үз алдына без бертавыштан кабул иткән мәҗбүри максатларны куймый. Максат шул ук булып кала 2020 елга 20-20-20гә ирешү. Инде Берлек президентлыгы һәм комиссиясе белдергәнчә, икътисадый кризис табигый мөхитне кайгыртмау өчен сәбәп була алмый," - диде Саркози.

20-20-20 максаты – 2020 елга япма тәэсире бирүче газларны 1990 ел белән чагыштырганда 20 процентка киметүне, 20 процент энергияне саклауны, һәм барлык энергия чыганаклары арасында яңартыла торган энергия чыганакларының өлешен 20 процентка җиткерүне күздә тота.

Моңарчы бер генә илнең яки халыкара оешманың да табигатьне саклау өчен үз алдына бу кадәр зур максатлар куйганы юк иде.

Көнчыгыш Европадагы шартлар искә алына
Бу документ Берлектәге әлеге план безнең бик үк тәррәкый итмәгән һәм казылма ягулыкларга нык таянучы икътисадларыбыз өчен артык авыр булачак дигән Көнчыгыш Европа илләренә карата ташламаларны да үз эченә ала.

Польша, Чехия, Латвия, Литва, Эстония, Маҗарстан, Словакия, Романия, Болгарстан һәм Греция табигый мөхитне саклау планына каршы чыккан иде.

Саркози аларның хәлен аңлавын әйтеп, "38 миллион халкы булган, һәм 95 процент энергияне ташкүмердән алучы Польшага бу йөкләмәне алу электр бәясенең 200-300 процентка артуына тиң булачак дигән сүз. Бу мөмкин түгел, социаль яктан кабул ителмәслек," – диде.

Берлек әгъзаларының энергия тармаклары мөхитне пычратучы матдәләр чыгару квоталары өчен 2013 елдан башлап түләргә тиеш булачак.

Польшаның энергия тармагы исә 2013 елдан соң һаваны пычрату квотасының 30 проценты өчен генә түлиячәк.

Европа АКШны да табигатьне сакларга чакыра
Барросо Европа Берлеге климат үзгәрешенә каршы көрәштә әйдәүче булып бара дип Кушма Штатларны да моңа кушылырга чакырды.

Шушы мөрәҗәгатендә ул президент итеп сайланган Барак Обаманың мәшһүр сүзләрен дә кулланды.

"Без дөньяның Европаны зур игътибар белән күзәтеп торуын белдек. Без үзебезнең глобаль партнерларыбызга болай дип әйтәбез: Әйе, сез булдырасыз. Әйе, без эшләгәнне сез дә эшли аласыз. Әйе, без үз өстебезгә йөкләмә итеп алган максатларга сез ирешә аласыз," – диде Барросо.

Брюссель очрашуында Ирландия премьер-министры Брайн Коуэн (сулда), Ирландия тышкы эшләр министры Майкл Мартин (сулдан икенче) Дания тышкы эшләр министры Пер Стиг Моллер (уңда) белән сөйләшә

Ирландия таләпләре кабул ителә
Берлек җитәкчеләре Ирландия киләсе елда берлек конституциясе турында яңа референдум үткәрү өчен шарт итеп куйган таләпләрне дә кабул итте.

Ул таләпләр – барлык әгъза илләрнең киләчәктә Европа комиссиясендә үз урыннарын саклап калуы, Ирландиягә үз салым системасын, нейтральлеген һәм бала төшерү кануннарын саклауны рөхсәт итү.

Көнчыгыш партнерлык рәсми хуплана
Саммитта шулай ук киләсе елдан Европа күршелек сәясәте кысаларында гамәлгә керәчәк Көнчыгыш партнерлык проектына рәсми раслау да белдерелде.

Киләсе ел башында Чехиядә Азәрбәйҗан, Әрмәнстан, Беларус, Грузия, Молдова һәм Украина җитәкчеләре катнашында күршелек сәясәтенә багышланган махсус очрашу үтәчәк.

Берлек җитәкчеләре белдерүендә Көнчыгыш Партнерлык проектының партнер илләрне тотрыклыландыруга һәм аларны Берлеккә таба тагын да якынайтуга ярдам итәчәге әйтелә.
XS
SM
MD
LG