Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икьтисади кризис авылга барып җиткәнме?


Самар өлкәсендә икътисади кризис күзгә ташлана. Дөньяны дер селкеткән кризис Самар өлкәсенең Камышлы авылына ничек тәэсир итә?

Камышлы авылы түрәсе Заһит Сафин сүзләренә караганда, авылда кризис сизелми. “Чөнки Камышлы халкы бюджет оешмаларында эшли. Президентыбыз әйтүенә караганда, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдә андый авырлыклар тумас. Әлегә халык тыныч яши. Авыл халкы тормышны үз җилкәсендә алып бара. Халык үз-үзенә генә ышанып яши. Күбесе бакчасында яшелчә үстерә, терлек, бал кортлары тота. Иртәгә, Ходай Тәгалә теләсә, әйбәт кенә эшләп, азык-төлек тә булуына ышанабыз.

Заһит әфәнде Аллаһ сүзен телгә алгач, аның сүздә генәме, әллә гамәлдә дәме булуын сорадык.

“Мин үзем җомгаларны калдырмаска тырышам. Намазга басам. Нинди яшьтә булсак та, мөселман булып туган кешеләр. Безнең әби-бабайлар динебез Исламны гына тотып исән калганнар. Хәзерге вакытта дингә ышану, Ислам динен күтәрү бик кирәк дип саныйм. Бик куанычлы хәл, авылда ике мәчет эшләп тора. Хәзер инде яшьләр үзләренең балаларын да алып киләләр. Бер барчабыз да һәр эшне: “Аллаһы теләсә” дип башларга тиешбез. Шул вакытта гына нәтиҗәсе уңышлы булыр”, диде Заһит Сафин.

XS
SM
MD
LG