Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш алдан игълан итмичә Кабулга килде


АКШ президенты Дҗордҗ Буш вазифасыннан китүенә 1 ай кала Әфганстанга килде. Үзенең алдан игълан ителмәгән сәфәре барышында ул президент Хәмид Карзаи белән бергә матбугат очрашуында "Әфганстанны Талибан һәм Әл-Каида белән көрәштә алда авыр көннәр көтә", дип белдерде.

Бер әфган журналистының, АКШ Әфганстанга вәгъдә иткән иминлекне булдыра алмады, дигән сүзләренә Буш ризасызлык белдерде. Карзаи, хөкүмәт террорга каршы чараларын халыкара җәмәгатьчелек белән бергә дәвам итәчәк, Әфганстанның үз үзен саклый алыр дәрәҗәгә кадәр көрәшәчәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG