Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта АКШ президентына башмак атылды


Якшәмбе көнне АКШ президенты Дҗордҗ Буш Гыйрак башкаласы Багдадта булды. Премьер-министр Нури әл-Мәлики белән булган матбугат очрашуында бер журналист Бушка "эт" дип кычкырып ике башмагын атты. Гыйракта берәүгә аяк киемен йөзенә ату - нәфрәт билгесе. Бушка башмак тимәде, соңырак ул аннан курыкмаганын әйтте.

Бушка башмагын аткан журналист Әл-Зәйди кулга алынды. Бүген аны иреккә чыгаруны таләп итеп Багдад, Басра һәм Наҗафта урам җыеннары узды.
XS
SM
MD
LG