Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанда яңа гимн


Төркмәнстанның хәзерге парламенты үзенең соңгы утырышында илнең яңа гимны турында канун кабул итте. Аның тексты әле рәсми игълан ителмәгән, әмма яңа гимнда элекке президент Сапарморат Ниязов турында сүзләр булмаячак, дип фаразлана. Элекке гимнда "Төркмәнбашы" сүзе 3 тапкыр кабатланган.

Якшәмбе көнне Төркмәнстанда яңа парламент сайланды. Ил тарихында беренче тапкыр сайлауга халыкара күзәтүчеләр чакырылган иде. Тавыш бирүдә катнашкан намзәтләр саны югары булса да, алар барысы да илдәге бердәнбер партия - Демокатик партия вәкилләре иде.

XS
SM
MD
LG