Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:07

Татарстан Русия конституциясе үзгәрешләрен кабул итте


Татарстан Дәүләт Шурасы дүшәмбе көнне Русия конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплады. Русия президенты Дмитрий Медведев президентлык вазифасын 4тән 6 елга һәм Дәүләт Думасы мөддәтен 4тән 5 елга озайтуны тәкъдим иткән иде.

Дәүләт Шурасы утырышында катнашкан 80 депутатның 73 үзгәрешләрне яклап тавыш бирде, 6 депутат каршы чыкты, бер депутат тавыш бирүдән тотылып калды. Каршы тавыш бирүчеләр - Руссия коммунистлары һәм "Правое дело" партияләре вәкилләре булды.

"Правое дело" партиясенең җирле бүлекчәсе рәисе Александр Таркаев, икътисади кризис чорында булачак хакимиятнең мөддәтен үзгәртү турында түгел, ә хәзерге хакимиятнең җаваплылыгы турында сөйләшергә кирәк. Шулай ук аныңча, бу мәсьәлә парламентларда түгел, ә халык референдумында каралырга тиеш.

Утырышта катнашкан Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, президентлык һәм Дума мөддәтләрен озайтуны илнең күпчелек сәяси көчләре хуплый, дип белдерде.

Татарстан Дәүләт Шурасы конституциягә үзгәрешләрне кабул иткән Идел буе төбәгенең 14 җирле парламентының алтынчысы булды. Башкортстан Дәүләт Җыелышы Корылтае бу мәсьәләне 16 декабрь тавышка куя.

XS
SM
MD
LG