Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс җыелышы тәмам


Резолюция асылда кабул ителсә дә, өстәмәләр барлана. Бу чара кысаларында бизнес мәсьәләләре дә каралды, “якташлар” берләште.

Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшен тамырдан үзгәртергә тиеш. “Бизнесны һәм башка мөнәсәбәтләрне бүлешү җиңел түгел. Без сезнең бизнес белән шөгыльләнүегезне дә, башка төбәкләрдәге ватандашларыбызга ярдәм итүегезне дә теләр идек. Хәзер бу эшне башкару элеккегә караганда җиңелрәк. Министрлык – ачык, ә аның эш механизмнары нәтиҗәле булырга тиеш”, диде Миңнеханов.

Шимбә көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының (БТКБК) 2008 ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышы кысаларында форум үтте. Ул “Татарстанның эшлекле партнерлары белән хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре” дип аталды.

Бизнес киңәшмәсе үзенә күрә бу киңәйтелгән утырышны йомгаклаган эшлекле сөйләшү дә булып торды.

Кайберәүләр корылтайга тиңли

Инде менә утырыш тәмам. Мондый очрашулар 2002 елдан бирле үткәрелеп килә. Кайберәүләр аны конгрессның үзенә күрә зур булмаган корылтаена тиң дип бәяли. Чөнки эшлекле сөйләшүләр, төрле комитетларның утырышлары, күтәрелгән проблемалар һәм шулай ук мәдәни чаралар да мулдан иде.

Башта 13 декабрьдә проблемалар комитетларда барланды. Җомга көнне киңәйтелгән утырыш узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгыш ясады.

Якташлар берләште

Узган еллардагы очрашулар белән чагыштырганда бу утырыш үзенең яңалыклары белән дә аерылып тора. Мисал өчен, конгресс каршында Татарстан районнары, шәһәрләре, Русия төбәкләреннән Казанда яшәүчеләрнең якташлар координация шурасы төзелде. Аның башлыгы итеп башкарма комитет рәисе урынбасары Рәмис Сафин сайланды.

“Конгресс каршында якташлар шурасын төзү турында сүз күптән бара иде. Моннан бер атна элек Ринат Закиров Казан шәһәрендә эшләүче Татарстан район һәм шәһәрләренең һәм шулай ук Русиянең 1-2 төбәгеннән эшләүче якташлар җәмгыятенең рәисләре белән очрашты. Бу очрашу вакытында координация шурасы оештыру кирәклеге әйтелде. Әлеге шурага Татарстаннан 30 га якын район - шәһәрнең һәм Пермь, Төбән Новгород өлкәләренең якташлык җәмгыяте рәсмиләре керде.

Әлеге җыелыш тәкъдиме Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы вакытында каралды һәм бертавыштан кабул ителде.

Менә шул көнне Башкортстан, Ульян өлкәсе, Чуашстаннан килгән татарлар да Казан шәһәрендә үзебезнең якташлык оешмасын оештырыйк әле дигән тәкъдим белән чыктылар”.

Координация шурасының төп максаты милли-мәдәни тармак проблемаларын хәл иткәндә хакимиятләр белән уртак тел табу, халык теләген һәм мәгариф, мәдәният өлкәсендә татар халкы хокукларын яклау.

Алдатмаска иде

БТКБК киңәйтелгән утырышының төп документы булып резолюция тора. Ул асылда кабул ителде. Рәмис Сафин сүзләренчә, бүгенге көндә төрле комитетларда хупланган өстәмәләрне барлау һәм аны төп резолюциягә кертү эше бара.

Резолюциядә милли мәгарифкә зур игътибар бирелгән.

-“Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлегенә IV корылтай куйган милли мәгарифне, мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләрен тормышка ашыруны дәвам итергә;

-җирле милли оешмаларга Татарстан, төбәкләр хакимиятләре белән берлектә татар милли мәгарифен саклап калуга, конституция тарафыннан бирелгән туган телдә белем алу хокукын яклауга аеруча игътибар итергә;

-татар эшкуарларын милли мәктәпкә матди һәм техник яктан ярдәм күрсәтүгә җәлеп итәргә. Татар балаларын милли мәктәпкә алып килү максатыннан ата – аналар белән даими эш алып барырга.

Шулай ук бу резолоюциядә 2010 елда булачак халык санын алуга мөнәсәбәттә алдауны булдырмау максатыннан милли оешмаларга җирле татар халкының санын барлау эшен башкару кирәклеге турында әйтелә.

Татарстанда Русиядә яшәүче татарлар көннәрен уздыруны гамәлгә кертү дә каралган.

Резолюциядә барлыгы 16 тәкъдим бар. Әле тагын өстәмәләр дә кертеләчәк. Рәмис Сафин сүзләренчә, тулыландырылган документ якындагы көннәрдә әзер булачак.
XS
SM
MD
LG