Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:23

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы “Ел матбугат үзәге” бәйгесендә җиңү яулаган. Журналистлар арасында моның белән килешмәүчеләр дә бар.

Быел әлеге бәйгедә Русиянең 30 төбәгеннән 300дән артык проект (150 матбугат үзәге һәм PR белгечләре) катнашкан. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы бәйгегә “Укытучыны котла” дигән хәйрия акциясен тәкъдим иткән. Матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова әйтүенчә, алар җиңүгә өметләнмәгән булган.

“Бәя бирүчеләр бик мәртәбәле, катнашучылар да “көчле” иде. Мәскәү, Питербурдан тәкъдим ителгән хезмәтләрне күргәч җиңә алмабыз дип уйладым”, ди ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы җиңү яулаган “Танылу” дигән номинациядә барлыгы 40-лап матбугат үзәге катнашкан. Күрәсең, Татарстан үткәргән акцияне бәя бирүчеләр үзенчәлекле дип тапкан.

“Урамда кеше күп йөри торган урыннарда - сәүдә үзәкләре янында студентлар тәбрикләмәләр таратты. Теләгән һәркем укытучысына хат яза алды. Ул укытучы көненә багышлап эшләнде. Без ул хатларны аннан укытучыларга җиткердек. Ике елда барлыгы 600 меңләп тәбрикләмә булды. Анда күптән үз укытучыларын күрмәгән кешеләр үзләре турында кызык-кызык хатлар язды”, ди Мөхәммәтова.

Тәбрикләмәләрне мәктәп укытучыларына гына түгел, урта һөнәри һәм югары уку йортлары мөгалимнәренә дә язганнар. Татарстанда белем алучы Русиянең башка төбәкләреннән килгән студентлар да укытучыларга хатлар юллаган.

“Чиләбе, Самар, Сарытауга да бар иде. Бер кеше хәтта Франциягә дә җибәрде. Татарстанда да бит төрле яклардан студентлар белем ала”, дип өстәде Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесе.

Ләкин Татарстандагы журналистлар акция уздырып кына “Иң яхшы матбугат үзәге” исемен бирү дөрес түгел дип саный. Алар беренче чиратта республикадагы массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре белән тыгыз хезмәттәшлек булырга тиеш дигән фикердә тора.

“159 лицейда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан секция утырышында “Мәгариф мәсьәләләрен матбугатта яктырту”га багышланган йомгак рәвешендә утырыш булды. Шунда башкалар белән берәттән “Мәгариф” журналына рәхмәт хаты тапшырылмады. Безне матбугат үзәге аерып калдырды. Бер безнең журнал гына эшләми булып чыкты”, дип сөйләде “Мәгариф” журналы хезмәткәре Таһир Сабирҗанов.

XS
SM
MD
LG