Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альберт Асадуллин: "Төрле телдә җырларга кирәк"


"Татар җырлары ишеткәннәрнең күңеленә хуш килә, әмма татар мәдәнияте белән күпләр таныш түгел. Моңны бөтен дөньяга танытырга кирәк”, ди Альберт Асадуллин.

Татарстанның халык һәм Русиянең атказанган артисты Альберт Асадуллинга быел 60 яшь тулды. Юбилее уңаеннан җырчы Мәскәү һәм Петербурда концерт куйды инде. Тиздән, 14 гыйнварда джаз, рок һәм поп җырчысы үзенең бенефис кичәсен туган шәһәре Казанда үткәрәчәк. “Казанлылар бу концертны күптән инде зур түземсезлек белән көтә. Мин монда еш кайтам. Биредә концерт үткәрүне мөһим саныйм”, ди Альберт Асадуллин.

Асадуллин 10-лап телдә җырлый. Бик күп милләт халкы аны “үзенеке” итеп кабул итә. “Бөтен җир шары – безнең йортыбыз. Дөньяны яулап алу өчен төрле телдә җырлый белергә кирәк”, ди җырчы. Шулай да, ул үзен чын татар егете дип саный. Шуңа күрә Альберт Асадуллин Русиянең башка шәһәрләрендә, шулай ук чит илдә татар җырларын җырлый, татар моңын дөньяга чыгара.

14 гыйнварда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак кичәдә, башка юбилей концертларыннан аермалы буларак, җырчы татар җырларын күпләп башкарачак. Җырчыны котлап концертта Илһам Шакиров, Салават, Венера Ганиева кебек танылган җырчылар, “Зө-ләй-лә” кызлары да чыгыш ясаячак.

Шулай ук концертта җырчы “Энҗеләр” проектына кергән төрле музыкаль юнәлешләрдәге - рок, этник, эстрада һәм джаз җырларын да башкарачак. “Татар җырлары туплаган “Энҗеләр” альбомы тиздән сатуга чыгачак”, диде Альберт Асадуллин мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында.
XS
SM
MD
LG