Accessibility links

Казан да чит ил машиналары яклы


Русия хөкүмәтенең чит ил машиналарына дәүләт салымын 30%-ка кадәр арттыру теләге Казанда да шау-шу уятты.

Финанс кризисы чит ил һәм Русия автомобиль сәнәгатен дә какшатты. Бүген чит ил ширкәтләренең кайберендә сату 30-40%-ка кимегән. Билгеле булганча “АвтоВАЗ”ның да хәлләре яхшылардан түгел. Кайбер икътисад белгечләре фикеренчә, шәһәр барлыкка китергән бу ширкәттә дистә меңнәрчә хезмәткәрнең эшсез калуы фаразлана.

Русия автосәнәгатен машина базарында көндәш булырга сәләтле итү максатыннан ил хөкүмәте күптән түгел чит ил машиналарына дәүләт салымын 25%-тан 30%-ка кадәр арттыру турында уйлана башлаган иде. Әмма Русиядә бу мәсьәлә шау-шу уятты. Автомобильчеләр ризасызлык белдереп урамнарга чыкты. Урам җыеннарының Красноярски, Новосибирски, Владивостокта үткәрелүе мәгълүм. Казанлылар да читтә калмады.
Ял көне 30-га якын машина хуҗасы ризасызлык белдереп урамга чыкты. Машиналарга “Дәүләт салымын арттыруга каршы” дип язылган шигарьләр беркетелгән иде. Алар хөкүмәтнең бу гамәлен ахмаклык һәм кеше хокукларын кимсетү дип саный.
Элек 200-300 меңгә яхшы чит ил машинасын алып булса, салым артса аларның хаклары 600-700 мең сумга күтәреләчәк. Сыйфаты һәм уңайлылыгы чит ил машиналарыныкы кебек булса, Русиялеләр урыс машиналарына күчеп утырырга каршы түгел. Әмма мондый көннәр әле тиз генә җитмәс, ди алар.
Урам җыенын үткәрүчеләр, салым арттыруның тискәре йогынтысы 2009 елның язында гына сизеләчәк, ди. Шул сәбәпле машина сәнәгате аска тәгәрәргә мөмкин. Урам җыены активисты Владимир Вебер фикеренчә, хөкүмәттә салым күтәрүне тәкъдим итүчеләрне эшеннән чыгарырга кирәк.
Казанның “Тандем” сәүдә үзәге янында берничә сәгать торганнан соң, 30-лап машина утларын яндырып, тәрәзәләрдән әләмнәр чыгарып, кычкыртып Болак буеннан хөкүмәт бинасы янына юл тотты.
Биредә ЮХИДИ хезмәткәрләре урам җыенына чыккан һәрбер машинаның номерларын язып алды. Әмма машинадагылар үзләренең тәртип бозмауларын белдерә.
Чит ил машиналарына салымны арттыруга риза булмаучылар бу урам җыены соңгысы түгел ди. Мондый беренче җыенга Чаллы, Яшел Үзән, Мари Иле, Чуашстаннан ук килгән иделәр. Әгәр хөкүмәт тиз арада салымны күтәрү ниятеннән баш тартмаса, машина хуҗалары Казанда тагын да зуррак урам җыеннары үткәреләчәк, дип вәгъдә итә.
Казанда халык чит ил машиналарына бәя арта дип борчылса, “иномарка” сатучы ширкәтләр 200-300 мең сумлык ташламалар ясый. Алай гына да түгел, икътисад белгечләре фикеренчә, кайбер ширкәтләргә ябылу яный. Билгеле булганча, күп еллар Татарстанда машина базарының чирек өлеш алып торган, дистәгә якын төр машина саткан “Сапсан” ширкәтенә хәзер яңа хуҗа эзлиләр. Әлеге ширкәт 1992 елда булдырыла. Бүгенге көндә аның Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Киров, Казанда барлыгы 23 сату үзәге бар. “Сапсан”ның еллык акча әйләнеше 10 миллиард сум булган. Финанс кризисы сәбәпле аның 2009 елда сатыр өчен машина алырга акчасы юк. Банклар да кредитны бары тик 25%-ка гына бирә. Моңа кадәр алынган кредитларны да банклар тиз арада кайтарырга сораган.
XS
SM
MD
LG