Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Бу турыда Фәүзия Бәйрамова Сембердә яшәүче татарлар белән булган очрашуда әйтте.

Милләтебезнең асыл затлары Фәүзия Бәйрәмева белән Гөлзадә Сафиуллина Сембер халкына тирән мәгънәле күркәм тамаша бүләк итте. Әлеге чара 3 сәгатьтән артык барды.

Башта Фәүзия ханым үзенең тәрҗемәи хәле, иҗат юллары һәм план-ниятләре белән таныштырды. Ул үзенең 30-дан артык китаплары арасыннан татарның тамырларын корытуга юнәлдерелгән сәясәтне фаш итүче 3 китабына гына тукталып үтте: Магнитогороски төзелеше, Караболак, Мөслим фаҗигасе һәм мөселман диненә каршы соңгы елларда оештырылган провокацияләрнең асылы турындагы китапларга.

“Алманиядә “Атомный геноцид татар” дигән китабымны тәкъдим иттем. Анда мин “Азатлык” радиосының 1-нче редакторы Гариф Солтан турында материал җыярга барган идем. Алда шул бурычым тора. Планнарым әле дә зурдан: Красноярскийга чаыралар – сәяси корбаннар турында китап язуны сорыйлар. Төркия, Япония архивлары өйрәнәм - үзебезнең мөхәҗирләр турында китап язырга уйлыйм. Әмма беренче чиратта Габдеррәшит Ибраһим турындагы китап чыгару тора. Ул “Иттифак” партиясен оештырган, унарлап газетлар чыгарган, бөтен мөселман илләрендә бик күп китапларын чыгарган олуг шәхес”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Аннан соң җирле шагыйрь Рифкать Хисмәт халкыбызга мәдхия белән чыкты. Гөлзадә ханым исә сүзен мөнәҗәтләргә якынаювыннан башлады.

“Гастрольләрдә йөргәндә әбиләрдән мөнәҗәтләр язып ала идем. Аннан соң безнең фәннәр академиясендә фольклор үзәге бар. Анда эшләүче Котдус абый белән байтак мөнәҗәтләр тупладык. Аларны эшкәртеп, шомартып, 1993 елда муыкаль тәдинкәдәр чыгардык. 1993 елда Греция, Италия, Мальта, Кипр, Израиль, Төркия илләрендә Иосиф Кобзон, Алла Иошпе, Пахмутовалар белән концертлар куеп йөрдек. Алар – оркестрлар ярдәмендә музыкалы башкарса, мин – музыкасыз гына. Шунда үзебезнең тамырларыбызның нинди тирәк икәнен аңладым. Тыңлаучы да моңа төшенде, күрәсең: кулларыма йөзекләр, сәгатьләр, беләзекләр китереп бирделәр – сокландырган өчен рәхмәт йөзеннән”, дип сөйләде ул.

Халык арасында мөнәҗәтче сыйфатында да киң танылган сәнгать остасы Гөлзадә Сафиуллина тамашачыны да, үзенә ияртеп, мөнәҗәт әйттерде.

Фәүзия Бәйрәмева, тагын сүз алып, Казанның, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең абруе үсүенә дә игътибар юнәлтте. “Хәзер ногайлар да татар булып язылмакчылар. Бу гаҗәп тә түгел: хәзер бит бары тик Шәймиев, Татарстан, Казан гына барлык урыс булмаган милләтләрнең төп терәге булып тора. Фурсенко Казанга килгәч, аның алдында мәсьәләне кабыргасы белән куювы да барча рус булмаган халыкларның өмете – Казанда гына икәнен ачык күрсәтте”, диде ул.

Кунакларның икесе дә Сембердә Кол Гали һәйкәлен булдыруга югары бәя бирделәр. Гөлзадә ханым исә үзенең шәхси студиясендә “Кыссаи Йосыф” поэмасын диск итеп чыгарырга әзерләнүен дә белдерде.

Шуны да өстәп әйтергә кирәктер: бу гүзәл чараны Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең урынбасары Рамис Сафин ярдәмендә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Асия ханым оештырды.

XS
SM
MD
LG