Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:17

Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең пленумы узды. Алга хәрәкәт итү юллары каралды.

20 ел элек СССРда үзгәртеп кору чоры башлангач, татар милли хәрәкәте барлыкка килгән. 1988 елның көзендә татар иҗтимагый үзәге оеша башлый. Күпләр шул ук елның декабрь аенда милли хәрәкәт җыенының хәзерге фәннәр академиясе бинасында үтүен яхшы хәтерлиләр. Киләсе елның февралендә ТИҮнең беренче корылтае җыелуга 20 ел тула.

Чираттагы җыенда Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәкнең Чаллы, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән һәм башка җирле бүлекләренең вәкилләре катнашты. Идарә әгъзаларының 32-сенең 30-ы килгән иде. Х пленумны татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов алып барды.

Юныс Камалетдинов
“Очрашуыбыз заманаларның бик авыр вакытларында үтә. Үзегез беләсез, татар милли хәрәкәтенә бик зур басым ясалып тора. Бергәләшеп җыела алубыз - милли хәрәкәтнең һаман хәрәкәттә булуын искәртә. Аллаһы Тәгалә теләсә, киләчәктә дә шулай җыелышырбыз, эшебезне дәвам итәрбез”, диде Камалетдинов.

Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае 1989 елның 17 февралендә үткән. 2008 елның феврелендә әлеге җыен оештырылуның 20 еллыгы җитә, ягъни юбилей датасы көтелә. Моны иҗтимагый үзәк зурлап билгеләп үткәрергә җыена.

“Беренче корылтайда 500 дән артык делегат кына катнашты. Ул Камал театрында оештырылды. Халык идәннәргә утырып чыгышларны тыңлады. Дөрес, күп әйберләрне оныттык. Шуңа күрә, ул чордагы фикерләрне бүгенге көннәргә туры китереп тормышка ашырырга тиешбез. Бик тырышсак, башкарып та чыгарбыз дип уйлыйм” дип, Юныс Камалетдинов делегатларга мөрәҗәгать итте.

Сүз милли хәрәкәтнең 20 еллыгына әзерләнү турында барса да, милли мәгариф, татар мәктәпләре мәсьәләләре дә читтә калмады.

Иҗтимагый үзәктә мәгариф белән шөгыльләнүче Гөлфәния Җәләлова милли компонент, татар мәктәпләре турында үзенең фикерләрен җиткерде.

“Бөтен фәннәр урыс телендә укытыла. Үземнең бер чыгышымда “әйдәгез, һәр мәктәптә берничә фәнне татарча укытып карыйк” дип әйткән идем. Бәлки, алай булса татар телен күп укытасыз дип әйтүдән туктарлар”, диде ул.

Нигездә сөйләшүнең асылы милли хәрәкәтнең кайнарлыгы бетүдә Мәскәүне гаепләүгә кайтып калды. Ә халыкның иҗтимагый үзәккә битараф булуында дәүләт оешмаларының милли хәрәкәткә каршы эш алып баруы сәбәпче дип табылды.

Иҗтимагый үзәкнең пленумында катнашкан делегатлар барысы да диярлек өлкән буын вәкилләре иде. Милли хәрәкәт эшен алып баручылар елдан-ел өлкәнәя баруларын үзләре дә аңлый, күрәсең. Делегатлар арасында “Өлкәнәябез бит, үзебезгә лаеклы алмаш калдырырга кирәк!”, дип әйтүчеләр дә булды.

ТИҮнең Чаллы бүлегенең элеккеге җитәкче Рәфис Кашапов турында сүз чыккач кызу фикер алышу башланды. Билгеле булганча, 2008 ел башында бала тудыру йортына поп кереп балаларга "изге су" сибеп чыгып китә. Рәфис Кашапов, ата-аналарның гозерләрен тыңлап, бу турыда язып чыга. Дини һәм милли низаг чыгару дигән сәбәп белән мәхкәмә башлана. Пленумда милли хәрәкәт вәкилләре попның үзен, балалар тудыру йорты җитәкчесен мәхкәмәгә бирергә дигән тәкъдим белән чыкты. Шул ук вакытта әлеге эшкә диния назәрәте күз йома дигән фикерләр дә әйтелде.

Гөлфәния Җәләлова
Гөлфәния Җәләлова Рәфис Кашаповны татар халкының милли каһарманы итеп игълан итәгә кирәк, дигән тәкъдим белән дә чыкты.
“Әгәр безнең берәр муллабыз сөннәтче бабай ияртеп балалар йортына кереп, урыс малайларын сөннәттә утыртып чыксын әле? Бөтен Русия күтәрелеп чыгачак!”, диде кайберәүләр.

Пленум әгъзалары Русиядә икътисадый кризис туу милли хәрәкәтне бәлки көчәйтеп тә җибәрер дип саный. Шуңа күрә, милли хәрәкәт эшендә социаль рухтагы өндәмәләр кулланырга кирәк дигән нәтиҗә дә ясалды. Чөнки бүген тормышка ашырып булмаган шигарьләр күп очракта яшьләрне иҗтимагый үзәктән ераклаштыруга китерә диделәр.

Пленум ахырында ике мөрәҗәгать кабул ителде. Берсе милли-төбәк компонентын бетерүгә каршы, икенчесе милли оешмаларга, республикаларга карата канунсыз рәвештә басым ясауны фаш итә.

XS
SM
MD
LG