Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗны мәскәүлеләр сата


КамАЗның 10% акциясен Алманиянең Даимлер компаниясенә сату турында килешүгә Мәскәүдә кул куелды.

КамАЗ акцияләрен сатуда Русиянең “Ростехнология” корпорациясе һәм “Тройка Диалог” компанияләре төркеме катнашты. Бу инде КамАЗ акцияләре белән идарә итүдә шушы корпорация төркемнәренең өлеше зур дигәнне аңлата. КамАЗ акцияләрен алар сатты, КамАЗның үзенә алыш-бирештән күпме акча эләгер? Бу сорауга әлегә җавап юк. 15 декабрь көнне КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин уздырган матбугат конференциясендә дә бу сорау күтәрелмәде.

12 декабрьдә булган килешү хакында КамАЗ матбугат үзәгенең баш белгече Фәһим Җиһаншин “Азатлык”ка болай диде:

“10% КамАЗ акциясе өчен Даймлер “Тройка Диалог” компаниясенә 250 млн. доллар күчерә. “Тройка Диалог” шуның бер өлешен КамАЗга бирәчәк. Алга таба да эш әйбәт барса, 2012 елда Даймлер тагын 50 млн. доллар бирә. КамАЗга тигән акчалар ширкәтнең товарын яңартуга китә”.

Брифиннгта Когогинга “Даймлерның 42% КамАЗ акциясенә хуҗа булу теләге үз көчендә каламы?” дигән сорау куелды. Ул: “Даймлер КамАЗ акцияләрендә үз өлешен арттыру теләге турында яшерми. Моның өстенә, Даймлер акцияләрнең контроль пакеты хуҗасы да буласы килә. Монысы күп төрле факторлар белән бәйле. Шул исәптән алдагы елларда ничек эшләү белән дә”, диде.

Сергей Когогин очрашу вакытында, Русия хөкүмәте берничә уңай адым ясады дип белдерде. Аның фикеренчә, чит ил машиналарын кертүдә томожня бәяләрен арттыру сыйфатсыз Кытай машиналарына техникасына юлны яба, җирле җитештерүченең көндәшлеген арттыра.

КамАЗ акцияләренең 10%ы сатылу уңаеннан, шуны әйтеп була, элек-электән Татарстан президенты, хөкүмәте КамАЗның һәр адымын күз уңында тотып килде. Мәскәүләр шушы автомобиль ширкәтенең бер өлешен Алманнарга сатып җибәргәч, моңа Казанның фикере әлегә мәгълүм түгел.
XS
SM
MD
LG