Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөхсәтсез кораллар


Русия эчке эшләр министрлыгының милиция хәвефсезлеге идарәсе Башкортстанда тикшерү үткәргән иде.

Алар Башкортстан президентының сак хезмәтендә теркәлмәгән кораллар һәм шартлаткычлар тапкан. Аларны кемгә каршы файдаланырга җыенулары билгеле түгел.

Шулай ук тикшерүләр Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовның “Калкан” исемле сак хезмәтендә дә булган. Аннан нәрсәләр табылуын хәбәр итмиләр. Әйткәндәй, узган шимбә — 13 декабрь Урал Рәхимовның туган көне иде. Аңа 47 яшь тулды.
XS
SM
MD
LG