Accessibility links

Яңа китап: Ханнар вә Кирмәннәр


Lexington Books нәшриятендә Татарстанга багышланган яңа китап дөнья күрде. “Ханнар вә Кирмәннәр: Татарстан һәм Русиядә этнофедерализм киләчәге” дип аталган китапны Katherine Graney язган.

Китапны тәкъдим итү сүзендә әйтелгәнчә, Русия белән Грузия арасындагы низаг һәм Мәскәүнең Абхазия белән Көньяк Осетияне “бәйсез” дәүләтләр итеп тануы, бер яктан, Салкын сугыштан соңгы дөньяда тигезлек урнашты дигән ышанычны какшатса, икенче яктан, Русиянең күп милләтле федераль дәүләт буларак киләчәге хакында җитди уйлануларга этәрә.

Мәскәү күрше Грузиядәге ике милли берәмлекнең үзбилгеләнү хокукын таныганнан соң, Русиянең үзендә, Татарстан һәм Ингушетиядә бәйсезлек тарафлы көчләр аларның да үзбилгеләнү хокукын танырга чакырды.

Русиядә халыкның биштән бере урыс түгел, 80-нән артык төбәкнең чиреге миллли берәмлекләр. Әлбәттә, бу Русиядә сепаратизм шаукымы башлана дигән сүз түгел. Ләкин кайбер төбәкләрдә, аерым алганда Татарстанда мөстәкыйльлеккә омтылулар Көнбатышка Русиядәге демократия, федерализм тарафлы көчләр белән элемтәләрне ныгыту өчен яңа форсат бирә.

1990-ның августында үзен “мөстәкыйль дәүләт” дип игълан иткән Татарстан, беренче һәм әлегә бердән-бер президенты Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә, Чечня һәм Грузия киткән юлга тайпылмыйча, бу игъланны мәгънәле эчтәлек белән тутыру өчен эзлекле эш алып барды.

Канадада Квебек, Испаниядә Каталония модельләрен үрнәк итеп, Татарстан, Русәнең совет чорыннан соңгы этнофедераль кысаларында калган килеш, заманча дәүләткә хас булган мәдәни, икътисади, идарәви сыйфатлар үзләштерде.

Нәтиҗәдә Татарстан Русиянең яшәү дәрәҗәсе иң югары төбәкләренең берсенә әйләнде, күптән түгел Форбс журналы Казанны чит ил эшкуарлары өчен иң кулай Русиянең өченче каласы дип атады.

Берүк вакытта Татарстан җитәкчеләре Русиядә урыс буламаган халыклар өчен милли яңарыш програмнарын алга сөрә, республиканың үзендә дә, читендә дә татар телен, мәдәниятен, тарихын танытырга тырыша. Татарстан җитәкчеләре әйтүенчә, федераль хөкүмәт бу өлкәдә вазыйфасын башкармау сәбәпле, аларның моңа тулы хокукы бар.

Татарстан ике дистә ел мөстакыйллек юлында Көнбатыш тарафлы булды, шактый танылуга иреште. 1990 елдан бирле Европа парламентының җирле үзидарә эшчәнлегендә катнаша. Европаның башка оешмалары, Берләшкән милләтләр, Көнбатыш илләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырды. 50% халкы мөселман буларак Татарстан 2001 елда Ислам конференциясе оешмасыннан чакыру алды, бу Русиягә 2003 елда оешмада күзәтүче булырга юл ачты. Татарстанда үсеш алган “Евро-Ислам” дип аталган исламның салмак рәвеше Көнбатыш илләре өчен дә файдалы була ала.

Әлбәттә, Татарстан җитәкчелеге “демократия әүлиясе” түгел, аларга да Мәскәүдән алып бар Русиягә таралган әшнәлек, коррупция, авторитарлык чире йоккан. Ләкин милли азчылыкларның мәдәни хокукларын яклауда, федерализм нигезләрен саклауда Татарстан җитәкчелеге бүген Русиядә бердән-бер тавыш булып калды. Алар Мәскәүне конституциягә язган йөкләмәләрен үтәргә, Русиядә этнофедерализмны үстерергә өндәп, Көнбатыштан ярдәм үтенә. Бу үтенечләрне ихтирам итергә кирәклеген Грузия низагы яхшы күрсәтте.


Katherine Graney Нью-Йорк штатының Саратога Спрингс шәһәрендә урнашкан Skidmore көллиятендә идарә бүлеге башлыгы, доцент вазыйфасын башкара.
XS
SM
MD
LG