Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кызылга ташланалар


Казан хакимияте башлыгы автобусларга мылтыктан атучылар турында дөрес мәгълүмат әйткән кешегә 1 миллион сум бирергә вәгъдә итә.

Казан чит ил киноларын хәтерләтә башлады. Мәчеткә кереп кеше үтерү, үз-үзенә кул салу, урлау-талау очраклары белән бергә хәзер халык утырып йөргән автобусларга да мылтыктан ата башладылар. Белгечләр финанс кризисы көчәюе, эшсезләрнең күбәюе белән республикада җинаятьчелек артачак дип фаразлаган иде. Белгечләр фикеренчә, 9-нчы 13-нче декабрьдә шәһәрдә кызыл автобусларга мылтыктан атып йөрү исә республикада башланырга торган тәртипсезлекләрнең беренче “җимешләре” генә.
Тикшерүчеләр әйтүенчә бу ике көндә Яңа Савин, Мәскәү һәм Совет районнарында 60-ка якын автобуска хөҗүм ясалган. Бу хәлләрне күреп калучылар җиңел машина автобус янына килеп тәрәзәдән пневматик мылтык чыгарып автобус тәрәзәсенә ата ди. Бу хәлләрдән соң шәһәр автобуслар берләшмәсе исә зыян күләмен саный башлады. Автобусның кырый тәрәзәсе 10 мең сум, алгы тәрәзәсе 40 мең сум торганын исәпләгәндә, барлыгы 800 мең сум зыян салынган дип исәпли алар.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин исә бу хәлләргә шаккаткан. “XХI гасыр, Казан Универсиада үткәрергә әзерләнә, ә бездә “казаки разбойники”, ягъни юлбасарлар урам буйлып автобусларга мылтыктан атып йөри. Бу тәртипсезлекнең соңгы чиге. Казан бит ул Чикаго түгел? Республика эчке эшләр министрлыгының бу җинаятьчеләрне тотырга әлегә әзерлекләре җитми" дип хафаланган шәһәр башлыгы. Алай гына да түгел, Казан хакимияте бу проблемага шул кадәр борчыла, хәтта җинаятьчеләр турында дөрес мәгълүмат әйткән кешегә 1 миллион сум бирергә вәгъдә итә.
Илсур Метшин фикеренчә, бу хәлләр финанс кризисы белән бәйле. Шәһәрдә кызыл автобусларның артуы шәхси, легаль булмаган “маршрутка” хуҗаларының керемнәрен киметкән. Шуңа күрә алар арасына көндәшлек арта, ди шәһәр башлыгы. Метшин, башка күп кенә икътисад белгечләре белән берлектә, бәлки кызыл автобусларга шул шәхси “маршрутка” хуҗалары хөҗүм ясыйдыр дип тә шикләнә. Аларның төрле шигарь, әләмнәр тотып берничә тапкыр Ирек мәйданында урам җыеннары үткәрүләре хакимиятнең әле дә исеннән чыкмаган, могаен.
Әмма шәхси автобуслар хуҗалары берлеге вәкиле Ирек Мортазин шәһәр башлыгын мондый фикер белдергәне өчен гаепли. Бу хакта ул үзенең шәхси сәхифәсендә дә язып чыккан. Биредә ул “Кем гаепле икәнен белмичә, шәхси автобус хуҗаларын җинаятьчелләр дип атау дөрес түгел. Бу сүзне әйтеп Метшин канунны бозган. Эчке эшләр идарәсе дә берни дә эшләми”, ди.
Алай да Кытайда эшләнгән “Golden Dragon” – “Алтын Аҗдаха” автобусларына кем хөҗүм ясый? Фикерләр төрле. Берәүләр моны икътисадый көндәшлек, бизнес дип атый. Икенчеләр кемнеңдер шәхси ачуы чыккан, өченчеләр исә бу күренешне гади хокук бозу очрагы дип тә бәяли. Ничек кенә булмасын бүген Казанда автобусларга мылтыктан ату галәмәте күзәтелә. Бәлки кемдер моны уен-көлкегә борып, халыкка зыян китерми дип тә әйтер. Әмма белгечләр, кеше гомере белән бәйле әйберләр белән шаярырга ярамый, ди.
Шулай итеп яңа ел якынлашкан саен Казанда берсеннән берсе шаккатырлык хәлләр күзәтелә. Белгечләр бу хәлләр әле бәйрәмнән соң да дәвам итәчәк дип фаразлый. Халык эшсез, акча кирәк, ашыйсы килә, чыдар чама калмагач кешеләр урамга җыгып җинаять кылып та йөри башларга мөмкин. Берара Казан хакимиятендә киләсе елда финанс кризисы йогынтысында үзәк урамнар гына яктыртылачак һәм кардан чистартылачак дигән сүз дә чыккан иде. Уен-көлке белән әйтелсә дә, күпләр моңа ышанып җинаятьчелекнең тагында да артачагын фаразлаган иде. Әмма хәзер көпә-көндез, ут була торып та автобусларга мылтыклардан аталар.
XS
SM
MD
LG