Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс телен яхшы бел!


2009 елдан урыс теле һәм математикадан Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүригә әйләнә. 10 ел татарча укыган балалар урыс телен югары бәя алырлык беләме?

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова сүзләренчә, милли мәктәптә укучылар да урыс теленнән имтиханны башкалар белән бер шартларда бирергә тиеш.

“Милли мәктәпләр өчен аерым программа юк. Һәм алар Бердәм дәүләт имтиханын бер үк стандартта бирәчәк”, диде ул Хөкүмәт бинасында узган матбугат очрашуында.

Ногманова әйтүенчә, узган елларда милли мәктәпләрдә урыс теленнән имтихан биргән укучылар авырлык кичермәгән.

“Әлбәттә тарихтан имтиханны урыс телендә бирү алар өчен авыр булырга мөмкин, әмма урыс телен бертигез белергә тиешләр”, дип өстәде ул.

Чыннан да Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханыннан тыш, Бердәм республика имтиханы да кертелгән. Ягъни, укучылар 2009 елдан мәҗбүри кертелгән урыс теленнән калган барлык имтиханнарны татарча бирергә хокуклы. Әмма Ногманова әйтүенчә, андый теләк белдерүчеләр генә аз икән. Узган ел 1 мең 500 кеше генә булган.

Шул ук вакытта республиканың кайбер районнарында татар сыйныфы укучыларына мәҗбүри урысча - Бердәм дәүләт имтиханын бирдерү дә билгеле, моны татар телендә бирү өчен сынау биремнәренең әзер түгеллеге белән аңлатканнар. Шулай итеп, 10 ел дәвамында фәннәрне татарча өйрәнгән укучы кыска вакыт өчендә урысча терманнар өйрәнергә мәҗбүр булган. Шуның нәтиҗәсендә, аларның баллары түбән була. Ә бу үз чиратында югары уку йортына керүгә киртә булып тора.

Людмила Ногманова
“Быел Бердәм республика имтиханын эксперемент рәвешендә тапшыру өчен Татарстан хөкүмәте карары чыкты. Чөнки рәсми рәвештә без аны әле кертә алмыйбыз”, диде Мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Кертә алмауны ул Русия тарафыннан рөхсәт бирү өчен документлар юклыгы белән аңлатты. Әмма республика президенты, хөкүмәт һәм министрлык та рөхсәт алу өлкәсендә эш алып бара дип әйтелде, матбугат очрашуы вакытында.

Мәскәү тарафыннан имтиханнарны татар телендә (БРИ) рәсми үткәрү өчен рөхсәт булмаса да, әлегә хәтле Татарстанда Бердәм республика имтиханы уздырылды.

“Ул Татарстан Конституциясенә туры килә. Һәм узган елны БДИ нәтиҗәләре нигезендә, югары уку йорты ректорлары һәм махсус урта белем бирү җитәкчеләре студентлар кабул итте”, диде Ногманова.

Хәзерге вакытта Бердәм республика имтиханы өчен биремнәр әзерләү эше бара икән. Ул урысчадан туры тәрҗемә булмас дип ышандырыла.

“Югары уку йорты, махсус урта белем бирү уку йортлары укытучылары һәм галимнәр татар телендә сынау биремнәре проектын эшләүдә катнаша ала”, дип өстәде Ногманова.

Ул Бердәм республика имтиханны өчен биремнәрнең инде гыйнварда әзер булачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG