Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр такырбашларга хөкем карарын тәнкыйтьли


Кичә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенең 20 кешене үтерү һәм 12 кешегә һөҗүм итүдә гаепләнгән такырбашларга чыгарган хөкем карарын Русия белгечләре "артык йомшак" дип бәяләде. Төркемнең юлбашчылары 17 яшьлек ике егет 10 ел төрмә җәзасын алачак. Сова аналитик үзәге җитәкчесе урынбасары, экстремизм белгече Галина Кожевникова, бу икәү тиздән төрмәдән "каһарманнар" булып чыгачак, дип белдерде.

"Мәхкәмә карары гадел түгел, минемчә. Иң озын төрмә җәзасы алучылар да үтергән һәр кеше өчен 1 елдан да азрак төрмә җәзасы ала, һөҗүм ителгән кешеләр өчен бөтенләй җәза алмый булып чыга. Яртысын да утырмыйча бу кешеләр вакытыннан алда әле 30 яшьләре дә тулмыйча ак каһарманнар булып иреккә чыгачак. Алар инде хәзер үк каһарман. Алар һәм аларның гаиләләре нео-нацилар яклывында," диде Кожевникова.
XS
SM
MD
LG