Accessibility links

Кайнар хәбәр

Банклар алдашудан килгән зыянны исәпли


Мэйдофф төзегән пирамиданың зыяны 50 миллиард доллар тирәсендә дип санала. Бу алдашуның нәтиҗәләре глобаль дәрәҗәдә сизеләчәк

Финанс кризис шартларында банкларның акчаларны югалтуы белән, тагын бер әфәт килде. NASDAQ фондалар базарының директорлар шурасының элекке башлыгы, танылган инвестор Бернард Мэйдоффның пирамидасы ишелде. Ул төзегән финанс пирамидага дөньядагы зур банклар, инвестиция ширкәтләре, хәйрия оешмалары, бай һәм танылган кешеләр кергән булган. Пирамида аркасында 50 миллиард долларлык зыян килгән дип исәпләнә.

Финанс пирамида сүзе татар һәм башкортларга, башка халыкларга яхшы таныш, 90нче еллар башында МММ ширкәте бер дистә миллион кешене алдады, дип санала. Хәзер АКШның һәм дөньяда эш иткән шундый ук ширкәт барлыгы ачыкланды. Аның гамәлләрен моңарчы булмаган дәрәҗәдәге алдашу дип сүрәтлиләр. Рәсмиләр Мэйдофф фонды АКШ икътисадына зур зыян салачак, дип белдерде.

Шушы көннәрдә 70 яшьлек Бернард Мэйдофф кулга алынды. Ул 90нче елларда Nasdaq фондлар базарының идарәчеләр шурасы башлыгы, ярты гасыр буе кеше тарафыннан хөрмәт ителгән эшмәкәр буларак танылган иде.

Ул төзегән Понци пирамидасы акчалы кешеләрне югары процентлар белән кызыктыра торган булган, акчалар дөньяның төрле илләреннән, башка инвесторлардан килгән. Хәзер кешеләр акчаларны бер юлы кайтарырга теләгәч, пирамида ишелеп төшкән.

Русиядәге МММнан аермалы буларак, Мэйдофф инвестиция фонды бик бай һәм танылган кешеләр, зур банклар белән эшләгән. Алар арасында HSBC һәм Santander банклары бар, алар 4 миллиард долларны югалткан, дип исәпләнә.

Нолливуд режиссеры Стивен Сбилберг, инновация белән шөгелләнүче дәүләттән бәйсез оешмалар һәм кайбер хәйрия фондлары да бөтен акчаларын шушы Мэйдоффның инвестиция фондына керткән булган.

Мэйдофның пирамидасы ишелгәч, Испания, Франция, Япониядән акчаларны югалту куркынычы турында хәбәрләр килә башлады. Шушы илләрнең инвестиция ширкәтләре Мэйдофф белән бәйле хедж-фондлар, шундый ук эре инвестиция ширкәтләре белән акчаларны үстергән булган. Алар үз илләрендәге бай кешеләрнең һәм банкларның акчаларын хэдж-фондаларга керткән булган.

Мэйдофф ширкәте АКШтагы иң эре ширкәтләргә дә кергән булган. Хәзер кыйммәтле кәгазьләр һәм биржаларны күзәтүче комиссиясе Мәйдоффка бәйле хисапларны туңдырырга тели.
Мэйдофф гаебен кире какмый. Ул алдашулар турында үзе сөйләгән дип хәбәр ителә. Мэйдофф ширкәтендәге хезмәткәрләргә, дусларга үз акчаларын таратып чыгарга вәгъдә итә. Аның үзенең 200-300 миллион доллар бар дип исәпләнә.

Бернард Мэйдофф ширкәтен 1960 елда оештырды, шушы вакыттан бирле ул абруйлы, ышанчылы эшмәкәр дип саналды.

Хәзер АКШта һәм башка илләрдә дә, ничек бу хәл мөмкин булды, ничек пирамиданы тикшерүче оешмалар күрми калды, дигән сорау куела.

Күпләр шушы кыйммәтле кәгазьләр комиссиясен гаепли, башкалар акчаларны кемгә булса да биргәндә үзегезгә дә бик сак булырга кирәк, ди.

Элегрәк яздырган видеода Бернард Мәйдофф, канун бозылган очракта җәзаның котылгысыз булуы турында сөйләгән иде. Бүген аның сүзләре башкача яңгырый

“Бугенге көндә хокук-нормалар базасы шундый ки, аны бозу мөмкин түгел. Моны җәмгатьчелек аңламый. Сез кемнәрнеңдер кагыйдаләрне бозганын күрсәгез, алар һәр вакыт шулай итә, дип әйтерсез. Әмма канун бозган өчен җазадан котылу мөмкин түгел, бу озак дәвам итә алмый,”- дип әйткән иде Бернанрд Мәйдофф.

Хәзер аның гаебе тулысынча расланган очракта аңа 20 ел иректән мәһрүм ителү һәм 5 миллион доллар акча түләү җәзасы яный.


XS
SM
MD
LG