Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан Азаттык радиосын туктатты


Кыргызстан хакимиятләре Азаттык тапшырулары хакимияткә карата "артык тискәре һәм тәнкыйтьчән карашта" дип аларны тапшырудан баш тартты.


Азаттык радиосының
кыргыз телендә тапшырулары FМ дулкыннарында 8 октябрьдә туктатылган булган. Ике ай вакыт узгач кыргыз рәсмиләре моның сәбәбен килешүнең бозылуы, тапшыру өчен килешенгән акчаның түләнмәве белән аңлаткан.

Шушы мәсьәләне хәл итү максаты белән Азатлык/Азат Европа радиосы вәкилләре дүшәмбедә Бишкәккә килде. Әммә кыргыз рәсмиләре белән үткән сөйләшүләр нәтиҗә бирмәгән. Аның урынына тапшыруларны туктатуның чын сәбәпләре ачыкланган.

Кыргызстанның дәүләт телерадиокомпаниясе башлыгы Мелис Эшимканов Азаттык тапшырулары хакимияткә карата "артык тискәре һәм тәнкыйтьчән карашта" дип белдергән.

Азаттык радиосының кыргыз бүлеге мөдире Тынчтыкбәк Чороев сүзләренчә, Эшимканов, "без сезнең акчага калмаган, бу мәсьәлә югары даирәдә, президент Бакыев дәрәҗәсендә хәл ителә", - дигән.

Тынчтыкбәк әфәнде сүзләренчә, кыргыз рәсмиләре Азаттык тапшыруларын эфирга бирер алдыннан башта аның эчтәлеге белән танышуны шарт итеп куйган. Радио җитәкчелеге мондый шартны кабул ителерлек түгел дип саный.

Азаттык радиосының кыргыз телендәге тапшырулары Кыргызстан дәүләт телерадиокомпаниясенең FМ дулкыннарында тәүлегенә 3 сәгать чыга иде. Моннан тыш, атна саен ике телевидение тапшыруы әзерләнеп килде – "Уңайсыз сораулар" һәм яшьләр өчен "Азаттык-плюс" исемле тапшыру.

Тамашачы иң күп караган прайм-тайм вакытында тапшырылган бу тапшырулар шактый зур популярлык казанган булган.

Азаттык радиосыннан тыш, 1 декабрьдә BBC радиосының кыргыз тапшырулары да эфирдан алынган иде. Ләкин 12 декабрьдә алар кире кайтарылган.

Азаттыкка килгәндә, аның мөдире әйтүенчә, бүгеннән башлап, алар кыска дулкыннарда гына калган һәм киләчәккә әллә ни өмет күренми.

Шулай итеп, Советлар берлеге җимерелгәннән бирле беренче тапкыр Азаттык радиосы Кыргызстанда кыска дулкыннарда калды. Ләлә инкыйлабы нәтиҗәсендә хакимияткә килеп, Үзәк Азиядә иң реформачыл дигән исем алган кыргыз хөкүмәте тәнкыйтькә чыдамлык күрсәтә алмады.


Азатлык радиосының татар һәм башкорт телләрендә тапшырулары 1998 елда ирешелгән килешү нигезендә башта Татарстан дәүләт телерадиокампаниясе, аннары Яңа Гасыр радиосының FM дулкыннарында тәүлегенә ике сәгать тапшырылды. 2007 елның 1 мартында бер сәгатьлек тапшыру урынына 20 минутлык тупланмалар чыга башлады. 2008 елның 21 гыйнварында алары да туктатылды. Сәбәп итеп Мәскәүнең басымы күрсәтелде. Хәзерге вакытта Азатлык кыска дулкыннарда, иярчен һәм интернет аша тапшыра.
XS
SM
MD
LG