Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:01
Айгөл Зарипованың бу мәкаләсе газетаның “Җан авазы” сәхифәсендә басылган. Автор мәктәпләрдәге башбаштаклык, гади кеше балаларын мыскыл итүләре турында тәфсилләп яза.

“Бездә демократия, сүз иреге яши, дип сөйләнәбез. Кая ул сүз иреге? Демократиянең “Д” хәрефе дә юк бит яшәешебездә. Укытучысы баласына бәйләнүеннән куркып, авыз ябып тора бит авыл җирендә ата-аналар. Сабый баланы белем дәрьясында йөздерергә тиешле урында, аны мәктәптән биздереп, елатып яткан укытучының УКЫТУЧЫ исеме йөртергә, гомумән, хакы бармы икән?..

Үзегез анализлап карагыз, мәсьәлә чишә алмаган өчен генә дәфтәрләр ертып, бала аерып билге кую, укучыны иптәшләре алдында түбәнсетү... балада белемгә мәхәббәт уята алырмы? Гафу ит, укытучы һөнәрен сайлагансың икән, урыслар әйтмешли, “Будь добр!” эшеңне тиешенчә эшлә, Кеше булып кал: белемеңне бир, тәрбия кыл. Ә мәгънәсез гамәлләр белән бала күңелен белем туплаудан биздермә!!!”, дип яза Айгөл Зарипова.

“3”ледән бәла ясамыйк

Шушы ук сәхифәдә мәктәпләрдәге тәртипсезлекләр турында тагын бер мәкалә урын алган. Җәмилә Гасыймова бүгенге белем йортларында билгеләрнең сатып алынуы, мәктәпләрдәге ялган белем турында яза.

“Хәзер балам “5”легә укымый дип борчылмаска, “3”легә яки көчкә генә “4”легә баручы баланы мәҗбүриләп, тиргәп ,“5”ле өчен укытуның кирәге юктыр. Иң мөһиме, “3”ледән бәла ясамыйк! Ялган “5”ленең файдасыннан зыяны күбрәктер дә әле аның. Моны тормыш үзе исбатлап тора да бит инде.

Әти-әнинең, укытучының зур ярдәме белән “отличник” булып барган балаларның, үскәч, проблемалар алдында югалып калулары, мөстәкыйль була алмаулары да ихтимал, ди психологлар. Аннан соң, сыйныфташлар яки укытучы белән килеп туган каршылыкларны җиңә белергә өйрәтү дә бала өчен бик кирәкле. “3”ледән бәла ясамый гына, тормыш каршылыкларына да әзерләргә кирәктер”, дип нәтиҗә ясый Җәмилә Гасыймова.

“Безнең гәҗит”нең алдагы битләрендә “Азатлык” радиосы журналистлары әзерләгән язмалары басылган. Алар “Илдә ниләр бар?” “Түләүләр арта. Соңгысымы?”, “Чишмә суы кыйммәтләнә”, “Телегез әйткәнне колагыгыз ишетәме” кебек мәкаләләр.

Динилегемә сүз кагучы булмады

“Кунак бүлмәсе”ндә “Яшьләр тукталышы”нда дини сәхифә алып барган, хәзер инде шул тапшыруның редактор вазифасын башкаручы Сөмбел белән әңгәмә басылган. Әңгәмәдә сүз Сөмбелнең тормышы һәм иҗаты, шулай ук дин, татар яшьләре турында бара.

“Элегрәк яшьләр тапшыруында башка кеше булырга тиеш, бу дини тапшыру түгел дип, авыз чайкаучылар булмадымы? Яулык бәйләп телевизорда күренүне өнәмәү, тыю кебек очраклар белән очрашырга туры килмәдеме?”, дигән сорауга Сөмбел болай дип җавап биргән:

“Аллаһыга шөкер, динилегемә сүз кагучы очрамады миңа. Киресенчә, җәмгыятьтә электән яшәп килүче үз эчендә бикләнеп, беркем белән аралашмаучы, дөньядан аерылган мөслимә образына нокта куярга күпмедер дәрәҗәдә сәбәпче булганмындыр. Чөнки «Яшьләр тукталышы»ндагы яулыклы туташны тамашачылар дин турында сөйләвен генә түгел, ә машина руле артында да, парашюттан сикергәнен дә, сәяхәт иткәнен дә күзәтә ала”, ди ул.

Анастасия-Ләйләдән үрнәк алыйк!

Дин темасы гадәттәгечә “Безнең гәҗит”нең “Иманга юл” сәхифәсендә дә күтәрелә. “Анастасия-Ләйләдән үрнәк алыйк!” дигән мәкаләдә сүз урыс милләтеннән, христиан диненнән булган кешеләрнең Ислам динен кабул итүләре турында. Шундыйларның берсе - Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында китапханәче булып эшләүче Анастасия (хәзер Ләйлә) ханым. Аның белән Алисә Җамалиева әңгәмә корган.

Ләйлә ханымның әти-әнисе аның ислам кабул итүенә каршы булса да, ул үз карашында нык тора. “Мин үземә ислам динен иң дөрес дин дип таптым. Аңа кадәр бик күп китаплар укыдым, шуннан соң ислам диненә кагылган китапларны да байтак укып чыктым. Ничек әйтергә дә белмим инде, бу дин минем күңелемә хуш килде. Тик әти-әнием үзләре христиан динендә торгач, минем исламны сайлавыма әлегә кадәр каршы торалар.

Тик нишлисең инде, аларга каршы килеп булса да, мин бу юлны сайладым һәм үкенмим. Алар мин сайлаган юл белән һич кенә дә килешергә теләми. Күпме генә чиста, саф дин ислам дип үземнекен тукысам да, алар мине тыңларга да теләми. Бу минем өчен бик авыр инде, тик шулай да мин үземнекендә, иншалла, нык торачакмын!”, ди Ләйлә ханым.
XS
SM
MD
LG