Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:16
Римзил Вәли. 9 декабрьдә “Азатлык” радиосының татар-башкорт тапшырулар башланганга 55 ел тулды. Билгеле булганча, бу чараны Прагада - радионың баш фатирында да билгеләп үттеләр. Бу хакта “Азатлык” эфирында, интернетта да хәбәрләр булды. Ул зур вакыйга, чөнки татарча бөтен дөньяга ишетерлек итеп илле биш ел буе сөйләп торган һәм бәйсез бүтән радио юк.

Заманалар, сәясәт, мәгълүмат чараларының миссиясе үзгәргәч, бу радиодан җәмәгатьчелек нәрсә көтә? Түгәрәк өстәл сөйләшүендә “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камал һәм радионы иң актив тыңлаучыларының берсе, КДУ галиме, филология фәннәре докторы Илдар Низамов катнаша.

Кәрим әфәнде, кайчан, ни өчен, ничек итеп оештырылган бу радио?

Кәрим Камал. “Азатлык” радиосы татар-башкорт тарихында үзенә күрә бер уникаль феномен булып тора. Чыннан да, татарча һәм башкортча бөтен дөнья күләмендә, әдәбият, мәдәният, тарих турында гына түгел, гомуми иҗтимагый - сәяси темалар турында сөйләүче мәгълүмат чарасы булып бүген “Азатлык” радиосы тора.

Тарихка күз салсак, II дөнья сугышы тәмамланганнан соң, Европа икегә бүленеп тимер пәрдә төшкәч һәм Европаның көнчыгыш өлеше тулысынча сталинистик хакимияткә эләгә. Ирекле мәгьлүмат белән чын мәгънәсендә проблемалар башланганнан соң, Көнбатышта калган милли азчылыкларның вәкилләре ирекле мәгълүмат бирү өчен махсус бер радио кирәклеге мәсьәләсен күтәрә. Алар арасында татарлар һәм башкортлар була.

“Азатлык” радиосындагы редакцияләрнең барсы да диярлек заманында союздаш республика статусына ия булган халыкларга гына була иде. Һәм менә алар янында татарлар һәм башкортларныкы да булдырыла. Моны Германиядәге һәм АКШтагы көчле татар мөхаҗрияте, аерым шәхесләрнең зур хезмәте итеп кабул итергә кирәк. Мин Гариф Солтан, Шиһаб Нигмати исемнәрен атап китәр идем.

Римзил Вәли. Институт һәм комитет булдырганда, Гаяз Исхакыйның һәм Тәмербәк Дәүләтшин исемле советларны өйрәнүче галимнең катнашканын ишеттем. Тагы кемнәр булды?

Кәрим Камал. Үз өлешен кертүчеләр күп, әлбәттә. Мин радио белән шөгыльләнүчеләрне әйтеп китә алам. Бу эшне американнар башлый. Чөнки алар өчен ирекле мәгълүмат, кеше хокуклары мәсьәләсе беренче урыннарда тора. Элеккеге Русия империясендәге халыкларга тапшыруларны гадәттәгечә гомум бер урыслар җитәкләгән редакция аша алып баруны тәкъдим итәләр. Әмма безнең татар-башкортлар моңа кискен каршы чыга.

Бу эшне элеккеге вакытлы хөкүмәт башлыгы Керенскийга тәкъдим итү идеясы да туа. Ләкин татар-башкортлар моңа каршы: “Әгәр дә, урыслар җитәкчелегендә радио оеша икән, бу шул ук советлар системасын кабатлау булачак, урысларның бөек Русияне саклап калу максаты торачак”, дип әйтәләр.

Шуңа күрә, американнар моңа колак салып, аерым редакцияләр төзиләр. Башта Төркстан редакциясе төзелә. Анда кыргыз, казакъ, төркмән, үзбәк телләрендә сөйлиләр. Татар-башкортларның редакциясе аерым була. Аннан соң барсы да мөстәкыйль рәвештә эшли башлый һәм бүгенге көндә дә тапшырулар дәвам итә.

Татар, башкорт, гомумән, Идел-Урал мәсьәләсен дөнья дәрәҗәсендә күтәреп тору өчен радионың әһәмияте һичшиксез зур, әлбәттә.

Римзил Вәли. Большевизмны, совет системасын җимерү, коммунистик аңны какшату, дөреслек һәм хакыйкатьне сөйләү радиосы булган бит ул.

Илдар әфәнде, иң беренче бу радионы ишеткән вакытта, нинди хисләр белән тыңладыгыз, беренче тапкыр кайчан ишеттегез?

Илдар Низамов

Илдар Низамов. Радионың иң беренче тыңлаучысы булуым белән горурланам. Радионы мин эшли башлаганнан бирле тыңлыйм. Ул вакытта яшь кешегә тыйган әйбер кызыклырак, кадерлерәк булган бит.

Әмма мин диссидент та, хөкүмәткә каршы сәясәт белән шөгыльләнгән кеше дә түгел. Иң кызыксындырганы ана телем иде. Ни өчендер мин элек-электән, бала чактан ук, әллә инде мари якларында, урыс авыллары тирәсендә телләрне чагыштырып яшәгәнгә күрә, ана телебез бозылмасын дип кечкенәдән үк тәмен тоеп, һәр татарча сөйләгән радиога игътибарлы идем. Бу күзәтү кайбер газеталарга, театрларга карата вакытлыча гына булу да ихтимал.

Әмма “Азатлык”ның тел мәсьәләсендә өйрәнүләре, безне өйрәтүләре озак еллар дәвам иткән. Ул аның традициясе. Бик дөрес эшли! “Азатлык”ның төп бурычы - милли үзаң тәрбияләү, милләтне саклау өчен көрәшү. Ә милләтнең нигезе - тел. Галимнәрдә дөрле карашлар бар. Кайберәүләр милләтне төрле чараларга нигезләнеп яклап була, әйтик, дингә, моң-көйгә, ди.

Телне саклаганда гына милләт яши алачак. Бу иң әһәмиятлесе. Үз тыңлаучылары булганга “Азатлык” 55 ел дәвамында шушы юлда бара. Бу кадәр озак туктаусыз эшләү очраклы түгел. Милләткә илһам бирү, аның яшәеш нигезен нык итеп тоту зур хезмәт ул.

Кәрим Камал. Мин үзем “Азатлык”ны сиксәненче елларда, мәктәптә укыган чакта, очраклы рәвештә ишеттем. Ул вакытта кичергән уңай мәгънәдәге мәдәни шок миндә хәзер дә бетмәде. Совет интернационализмның иң котырган, иң күпереп яткан чоры иде. Татар теле барыбер бетәчәк, урысча укыгыз дигән чакта, Казан радиосының түгел, ә ниндидер чит илдән килгән тавышның үз туган телемдә сөйләве миндә, урыслашып, шул якка авышуны көткән яшь татар баласында, минем туган тел дә мөһим темалар турында сөйләрлек икән дигән хис уятты. Уйлавымча, “Азатлык” радиосын тыңлаучылар арасында андый кешеләр шактый.

Хәзер, мин үзем “Азатлык”та эшләгәч, татар телен саф килеш саклау, хәзерге замана төшәнчеләрен дә үзебезчә аңлатып бирү безнең өчен иң зур максатларның берсе. Кайвакыт безне тәнкыйтьлиләр дә. Чөнки Идел-Уралда татар теле бик чуарланып, урыслашу процессы советлар чоры белән чагыштырганда да көчлерәк бара. Халыкның шактый өлеше ярым урыс, ярым татар телендә сөйләшә. Аны чын татар теле дип тә уйлыйлар.

Безне сезнең телегез архаистик, аны бер кем дә аңламый, дип тә тәнкыйтьлиләр. Минемчә, “Азатлык” уйдырмалар белән шөгыльләнми. Әгәр дә без яңа сүз кулланабыз, яисә иске сүзне әйләнешкә кертәбез икән, аның артында уйланулар, башка телләрдән алынмалар алу, принципларын белү һәм аларны гамәлдә куллану ята.

Римзил Вәли. Илдар әфәнде, сез тел өчен көрәшкән кеше. Хәзер инде замана үзгәргән, мәгълүмат чаралары да, радио да, телевидение да башка. Бүген радио нишли соң? Сез тыңлаучы һәм галим буларак нәрсә көтәсез?

Илдар Низамов. Бүлек җитәкчесе әйтеп китте, “Азатлык”ның телгә игътибар итүе очраклы түгел. Чыннан да, тел өлкәсендә “Азатлык” радиосында тырышлык салына, иҗади, планлы эш башкарала.

Римзил Вәли. Тел – сәясәт ул. Кавказ ягы халыклары редакциясе төзелгәндә, чечен, авар, черкес телләреннән торган редакция оешты. Кайбер хакимият органнарыннан мөнәсәбәт бик начар. Мин әйтәм: “Дуслар, нигә сез “Азатлык” радиосында татар яки чечен телендә сөйләшкәнгә сүгенәсез? Урыслар бит чечен сугышын катырак манчый”. Алар: “Бу куркыныч түгел”, диләр. Туган телдә ниндидер темага сөйләшү ни өчендер куркынычрак булып чыга. Димәк, тел – сәясәт.

Илдар Низамов. Әмма гәмәли яктан ул безнең көндәлек эшебез белән бәйләнгән. “Азатлык” ике юнәлештә эшли. Беренчедән, ул башка радиоларның битарафлыкка баткан хезмәткәрләрен үз үрнәгендә өйрәтә. Телнең сафлыгын сакларга тырыша. Моның өчен ул зур эш эшли, терминнар сүзлеге төзелә, аерым очрашулар үткәрелә.

Икенче яктан, алар халыкка шушы юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирә. “Азатлык”та тел мәсьәләсенә кагылган теләсә кайсы темага җитди тапшырулар алып барыла. Мисал өчен, милли компонентны бетерү мәсьәләсенә килгәндә генә дә... Теләсә кайсы тапшыруны гына алып карасаң да, ул эзлекле, планлы рәвештә бара. Алга таба да шулай дәвам итсен иде.

Ә нинди проблемалар бар соң? Чыкылдап торган проблема ул - орфография мәсьәләсе. Латинга күчә алмадык. Телне саклау программасы үтәлсен өчен аның һәр пунктын ике юнәлешкә генә бәйләргә мөмкин.

Беренчесе, татарча алифба мәсьәләсе. Әгәр дә бездә камил әлифба булмый икән, камил орфография һәм орфоэпия кагыйдәләре расланмаган икән, телне саклыйбыз дигән документ үтәлмәячәк.

Икенчесе, әлеге әлифба нигезендә укыту мәсьәләсе. Шушы әлифбаны өйрәнгән һәм куллана ала торган бала мәктәптән чыкмаса тел яшәмәячәк, тел турында карарлар үтәлмәячәк. “Азатлык” бу ике юнәлештә дә эш алып бара. Ләкин тагын да кыюрак булырга кирәк.

Римзил Вәли. Кәрим әфәнде, хәзерге радио кем исеменнән сөйли, нәрсә сөйли? Теге вакыттагы кебек зур акцент белән әйтә торган радио түгел инде. Апастан чыккан Кәрим Камал, Казаннан чыккан Алсу Кормаш, Яшел Үзәннән чыккан Бикә Тимерова, Актаныштан барган Али Гыйльми, Сарманнан Наиф Акмал. Шушы команда белән сез бездән нәрсә телисез? Тыңлаучыларга нинди вәгъдәләр бирик һәм нинди кыйблага барыйк?

Кәрим Камал. Әгәр дә без бернинди дә карашны, тарафны алмыйбыз икән, монда ике нәрсә мөһим. Беренчедән, безнең радионың үз алдына нинди максат куюы, аның үз миссиясе. Икенчедән, нинди мохитта эшләү. Миссияга килгәндә, ул илле биш ел элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Ирекле һәм бер тарафны да алмаган мәгълүмат бирү.

Безне гаепләгән кешеләр тыңласыннар, интернетта карасыннар, кайда, нинди җөмләдә без кемнең дә булса тарафын алабыз микән? Без мөмкин булган чакта, һәр тарафның агын да, карасын да, кызылын да, яшелен дә, ягъни дөньяны төсле итеп күрсәтергә тырышабыз. Безнең миссиябез, тарафлар алмыйча мәгълүмат бирү моңа ярдәм итә. Без аерым карашны табу максатын куймыйбыз, чөнки аны табу мөмкин түгел. Кеше ул карашка үзе килергә тиеш.

Икенче мәсьәлә - мохит. Мин Татарстандагы, Башкортстандагы, гомумән, Русиядәге вазгыятьне Казанда яшәмәсәм дә, Казандагы кебек күзәтеп барам. Мәгълүмат алуга килгәндә, шартлар элеке заманнарны хәтерләтә башлый. Чөнки аерым караш монополиясе, башка карашларга чыдамаулык, аларны ишетергә теләмәү сизелеп тора. Киң аудиториягә чыгарлык масса күләм мәгълүмат чараларында башка төрле карашлар күрсәтү бик юк.

Бу шартларда “Азатлык”ның роле кимеми, киресенчә, безгә әле бу якта эш җитәрлек дип уйлыйм. Халыкта башка төрле фикерләр белән кызыксыну бар.

Римзил Вәли. Планнар турында әйтеп китик. Безнең теләк – Татарстан җирлегендәге хәбәрләрнең иң актуален сайлап алу, дөньяга ишеттерү, интернетка татар-башкорт халкын тартып кертү. Компьютерлар күп, әмма татарча эшләүче интернет аз.

Илдар Низамов. Әлбәттә, интернет кызык. Анда яшьләр күбрәк була. Ә бит үзегез үткәргән “Халык авазында” күпчелек тыңлап булмый, ди. Халыкка ишеттерүнең башка чараларын да табырга кирәктер.

Римзил Вәли. Илдар абыйның тәнкыйтенең төбендә сәхифәгезгә рекламагыз җитми дигән сүзләр дә ята. Аннан да кала, Аллага шөкер, “Безнең гәҗит”, “Ирек майданы” һәм башка газеталар “Азатлык”тагы язмаларны зур тиражлар белән бастыра.
XS
SM
MD
LG