Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женевада Русия-Грузия сөйләшүләре бара


Русия белән Грузия рәсмиләре август аенда булган сугыштан соң өченче очрашуга җыелды. Женевада БМО баш фатирында сөйләшү качаклар һәм төбәктәге иминлек турында барачак, дип көтелә. Очрашуда шулай ук АКШ, Европа Берлеге, БМО, Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы, Абхазия һәм Көньяк Осетия вәкилләре катнаша. Соңгы мондый сөйләшү узган айда булган иде.

XS
SM
MD
LG