Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьер-министры әрмәннәр алдында гафу үтенмиячәк


Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоан Төркиянең I дөнья сугышы вакытында әрмәннәрне күпләп үтерүе өчен гафу үтенгән бер төркем төрек зыялыларына кушылмаячагын белдерде.

"Җинаять кылучылар гафу үтенсен. Минем халкым, минем илемә бу кагылмый," диде Эрдоан. Шулай ук премьер-министр, гафу үтенү хаты ике ил арасында җайлана барган мөнәсәбәтләргә тискәре тәэсир ясарга мөмкин, дип өстәде.

Дүшәмбе көнне 200ләп төрек зыялысы интернетта I дөнья сугышы вакытында әрмәннәрнең күпләп үтерелгәне өчен гафу үтенү хаты таратты.
XS
SM
MD
LG