Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:35

Русия хөкүмәте җинаять кодексының “дәүләткә хыянәт һәм шпионаж” матдәсе камил түгел һәм күп кенә җинаятьчеләрне гаепләргә комачаулый дип саный.

Русия хөкүмәте бу маддәнең эчтәлеген дәүләт думасыннан үзгәртүне сорый. Әлеге фикерне беренчеләрдән булып “Бердәм Русия”, “ЛДПР” фиркаләре яклап чыкты.

Үзгәрешләр кертелгәннән соң мәхкәмә утырышчыларының хокуклары шактый кысылачак. Аларга террорчылык, кулга алу, массакүләм хокук бозулар, дәүләткә хыянәт һәм шпионажга караган эшләрне тикшерергә рөхсәт ителми башлаячак.
Ил җитәкчелеге фикеренчә, бүгенге көндә җинаять кодексының “ватанга хыянәт” маддәсе бары тик дәүләт серләрен ачкан, яисә башка илләр ширкәтләренә Русиягә каршы гамәлләрдә ярдәм күрсәткәндә генә кулланылган. Әмма хокук белгечләре фикеренчә, бу маддәдә кешенең гаебен раслау бик кыен. Шуңа күрә җинаятьчеләр иректә кала. Бу үз чиратында, федераль иминлек хезмәте эшен катлауландырган.
Кеше хокукларын яклаучы үзәк вәкилләре исә, канунга мондый үзгәрешләр кертүне ахмаклык дип саный. Алар фикеренчә, хөкүмәт 37-нче елгы Сталин репрессиясе вакытларына кайтырырга тели.
“Канунга үзгәрешләр кертелсә, чит ил кешесе белән аралашкан һәркем ватанга хыянәт итүче шпион буларак кабул ителәчәк. Русиядә эшли торган чит ил ширкәтләренең халыкка нинди дә булса финанс, яисә юридик ярдәмнәре, шулай ук канун бозуга тиңләшә. Бу һичшиксез кеше хокукларын бозу”, дип белдерә “Коммерсант”ка кеше хокукларын яклаучы.
Казанның кеше хокукларын яклау үзәгендә канунга үзгәрешләр кертүне шулай ук хупламыйлар. “Агора” төбәкара хокук яклаучы берләшмә рәисе Павел Чиков “Азатлык”ка бу турыда болай диде:
“Минемчә, хәзер финанс кризисы шау-шуы астында, куәт көчләре идарәләре Дмитрий Медведев президентлыкка килгән вакытта югалтканнарын кире кайтармакчы. 2009 елдан чит ил ширкәтләре исемлегеннән дистәгә якын ширкәтнең чыгарылуы, мәхкәмә утырышчыларының хокукын киметү – болар барысы да “дәүләткә хыянәт һәм шпионаж” канунының эчтәлеге үзгәрәчәгенең дәлиле.

Минемчә киләсе елда бу канун бозуга туры килә торган берничә зур җинаять эше булачак. Бу гамәл халыкны куркыту йөзеннән эшләнә. Хөкүмәт совет заманындагы кебек федераль иминлек хезмәтенә җиңел генә кешене кулга алу мөмкинлеге бирергә тели. Миңа калса, бүгенге хөкемдарлар, элекке заманнардагы кебек үк ваемсыз түгел һәм мондый ахмаклыкка каршы торачаклар. Әмма шулай да киләсе елда бу канунга туры килә торган берничә җинаять эше булачак, минемчә”, ди Павел Чиков.
Русия дәүләт думасында да “хыянәт һәм шпионаж” канунына үзгәрешләр кертүгә каршы булучылар бар. Әмма аларның сорауларына думаның иминлек комитеты башлыгы Владимир Васильев әлегә җавап бирергә ашыкмый. Җыелышта ул бары тик илнең көньяк төбәкләрендә террорчылыкта гаепләнүчеләрнең еш кына гаепсез дип танылуларын искә алган.

XS
SM
MD
LG