Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбургта Сахаров бүләгенең 20 еллыгы билгенде


Страсбургта фикер иреге өчен бирелгән Сахаров бүләгенең 20 еллыгына багышланган халыкара җыен узды. Быел бу бүләккә Кытайның кеше хокуклары яклаучысы Һу Җиа лаек дип табылды. Һу үзе Кытайда төрмәдә утыра. Аның хатыны Пекиннан видео камера аша конференциядә катнышучыларга мөрәҗәгать итте.

Сахаров бүләген элекке елларда Көньяк Африканың элекке президенты Нельсон Мандела, Беларус оппозициясе юлбашчысы Александр Милинкевич алган иде.
XS
SM
MD
LG