Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:58

Ногай халкының бүгенге көндәге төп проблемасы – үз җирләрен кайтару, аларны берләштерү, Ногай автоном өлкәсен барлыкка китерү мәсьәләсе хәл ителми.

Заманында Ногай даласының Сунҗа елгасыннан алып, Ставрополь ягына кадәр барып тоташкан җирләр бүленеп, бүгенге Русиянең берничә төбәгенә керә.

1957 елгы фәрман нигезендә, сөргеннән кайтарылган чечен, карачай халыкларының автономияләре яңадан торгызылды. Менә шул елларда Ногай даласы җирләре Дагыстан, Чечен, Ингуш, Карачай-Черкес, Ставрополь яклары арасында бүленде. Шулай итеп, тарихи Ногай җирләре белен бергә ногай халкы да бүленде. Бу хәл ярты гасырдан артык ногай халкына төрле республикаларда сибелеп яшергә мәҗбүр итә.

Ногайларның 18 меңе Карачай-Черкеста, 38 меңе Дагыстанда, тагын 21 меңе Әстерхан һәм Ставропольда яши. «Русиядә рәсми рәвештә 91 мең ногай бар дип санала. Әмма чынлыкта аларның саны тагын да күбрәк. Җирле хакимиятләр безнең саннарны киметеп күрсәтә», ди Дагыстандагы ногай халкының «Берлек» төбәк оешмасының башкарма комитеты рәисе Янгурчы Аджиев.

Аджиев әйтүенчә, Махачкаланың дәүләт телерадиокампанисендә көн саен ногай телендә 15 минутлык тапшырулар әзерләнә, республикада 3 мең данә белән «Чёль сеси» («Дала тавышы») газетасы нәшер ителә. “Мин узем ногай һәм урыс телләрендә 1 мен тираж белән «Ак ният» газетасын ногай авылларында таратам», ди Аджиев.
Дагыстандагы ногай авылы

Дагыстанда Ногай районы бар. Районда 12 мең ногай яши. Монда бөтен җитәкчеләр диярлек ногай халкы вәкилләре. Дагыстан университетында 5 елдан бирле эшләп килүче ногай теле бүлеген тәмамлаучылар, район үзәгендәге Терекли һөнәри мәктәбенә эшкә кайта. Монда ногай теле укытучыларын әзерлиләр. Әлеге мәктәптә 6 елдан бирле Ногай драма дәүләт театры, ногай милли уен кораллары, «Айлянай» дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре эшләп килә.

«Карачай-Черкеста 18 мең ногай халкы яши. Халкыбызның зыялылары, язучылары, галимнәре, милләтнең каймагы шунда тора. Анда «Ногай давушы» («Ногай тавышы») дип аталган тагын бер газетабыз чыга», ди Аджиев.

Дагыстанның дәүләт оешмаларында югары урыннарында ногай халкы вәкилләре юк диярлек. Республика президенты авар милләтеннән (республикада аварларның саны 800 мең), парламент рәисе даргин милләте вәкиле (450 мең тирәсе), хөкүмәт рәисе - кумык (250 мең), яки лезгин (500 мең) милләте вәкилләреннән була.
Дагыстандагы ногайлар тормышы

Республика парламентында 100 депутат булганда, 2 ногай депутаты булган. Ә парламент 77 депутатка калгач, ногайлардан бер генә депутат - Мирзаэддин Авезов калган.

Әмма ногай халкының бүгенге көндәге төп проблемасы – үз җирләрен кайтару, аларны берләштерү, Ногай автоном өлкәсен барлыкка китерү мәсьәләсе хәл ителмичә кала.

Янгурчи әфәнде бу проблеманы элекке Русия президенты Путин алдында күтәргән, аңа хатлар да язган. Ул бу мәсьәләне хәтта Нью-Йоркта узган БМО утырышында да күтәргән.

1922 елда ногай халкының беренче корылтае узган. Икенче корылтай исә, бары тик 1989 елда гына үткәрелә.

«Русия ногайларга яхшы карый, ләкин җирле хакимиятләр булган кануннарны үтәми. 1944 елга кадәр безнең үз җиребездә Ногай автономиясе булды, Ногай даласы бердем яшәде. Ә бүген без Русиянең 5 төбәгендә яшибез», ди Янгурчы әфәнде.
Дагыстандагы ногайлар зираты

Шуны да әйтергә кирәк, элек-электән Кырым далаларында ногайлар бик күп булган. Алар Кырым ханнары гаскәрендә алар төп көчне тәшкил итә. 1783 елда Кырым Русия тарафыннан басып алынганнан соң, дала татарларының, ягъни ногайларның күбесе Төркиягә, Балканга күчеп китәргә мәҗбүр була. Бүген Төркиядә яшәүче 5 миллион кырымтатарларының күбесе шул ногай варислары.

Ә Кырымда калган ногайлар тауларда яшәүче кырымтатарлары белән берләшеп, Кырым ногайлары үзләрен шактый саклап кала алды. Дагыстан һәм Кырым ногайларының телләре бер дияргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG