Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь мөселманнар үзләренә карашның начарлануын белдерә


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасына кергән илләрдән Венада түгәрәк өстәл сөйләшүенә җыелган яшь мөселманнар үзләренә карата мөнәсәбәтнең начарлануын билгели. Мондый карашның нигезендә алар белем һәм мәгълүмат җитмәве ята, дип саный.

"Нәфрәткә белем булмавы җиткерә. Без мөселман яшьләре белән уку йортларында мөселманнарга карата дискриминациягә каршы чаралар турында сөйләшәчәкбез," диде оешманың мөселманнарга карата күрәлмаучанлык һәм дискриминациягә каршы бүлеге башлыгы.

"Сөйләшү вакытында сабырлык һәм толерантлык үстерүдә мөселман яшьләре белән эшләргә кирәклеге аңлашылды. Мөселманнырның бай тарихы һәм мәдәнияты турында мәгълүмат таратуның - үзара аңлашу һәм хөрмәт булдыруга ярдәме зур булачак", диде оешма вәкиле Өмәр Орһун.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының демократик институтлар һәм кеше хокуклары бүлегенә бу мәсьәләләр белән шөгыльләнгән 130лап төркем керә. Сөйләшүдә аларның 30дан артыгы катнашты.
XS
SM
MD
LG