Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика парламенты Сарбаевны яклый


Башкортстан парламенты хөкүмәт җитәкчесе Раил Сарабаевны яклап ил президенты һәм хөкүмәт җитәкчесенә мөрәҗәгать кабул итте.

Бу соңгы вакыта матбугат чараларында Сарбаев хакында таралган мәгълүматлар уңаеннан. Эш шунда, Сибай прокурорын үтертүдә гаепләнеп төрмәдә яткан Нуриәхмәт Шаһиев Русия җитәкчеләренә һәм генераль прокуратурага мөрәҗәгать юллаган иде. Анда Сибай юл хәвефсезлегенең элекке башлыгы Нуриәхмәт Шаһиев прокурорны басым астында үтертергә мәҗбүр булуын һәм төп заказчыны атаган иде.

Ул бүген республика хөкүмәтен җитәкләгән, прокурор үтертелгән елларда Сибай хакимияте башлыгы булган Раил Сарбаев. Республика парламентының ул мөрәҗәгатендә Раил Сарбаевның республикада иң абруйлы кешеләрнең берсе булуы, аны махсус пычратулар башлануы әйтелгән. Һәм боларны туктатуда Русия җитәкчеләреннән ярдәм соралган.

Нуриәхмәт Шаһиевның адвокаты Ольга Потапова Сарбаев мәнфәгатен яклаучы Мальцев атлы берәүнең прокурор үтерелү уңаеннан мәгълүматлар чыкмасын өчен аның гаиләсенә зур күләмдә матди файда ышандыруын хәбәр итте. Ул шулай ук, Шаһиевның канунга ярашлы мәхкәмә-эксперт тикшерүе үтәргә әзер булуын да әйткән.

XS
SM
MD
LG