Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта фетнә оештыруда шикләнелгәннәр кулга алынды


Гыйракның эчке эшлэр һәм саклану министрлыгының 23 рәсмие фетнә оештыру ниятендә шикләнелеп кулга алынды. Исеме әйтелмәгән бер иминлек рәсмие сүзләренә караганда, бу төркем, элекке илбашы Сәддам Хөсәиннең Баас партиясен торгызу эшләре белән йөргән Әл-Ауда төркеме әгъзаләре булган. "Франц-пресс" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, кулга алынганнар арасында эчке эшлэр министрлыгының иминлек бүлеге башлыгы Әхмәт Абдул-Риф бар.

The New York Times басмасы кулга алынганнарның саны 35 кеше, дип хәбәр итте. Гыйрак хөкүмәте кулга алулар булганын раслады, әмма аларның саны 35 кешедән азрак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG