Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары


Башкортстаннан чыккан Хәния Фәрхинең рәсми сайты ачылды.
Башкортстаннан чыккан Хәния Фәрхинең рәсми сайты ачылды.

Уфа татары, дип кемнәрне атыйлар?

Уфа татары, дип кемнәрне атыйлар? Интернетта шул яктан чыккан кемнәр бар яки алар тормышы кайда яктыртыла?

Ufa.tatar.info ябык
2000 еллар башында уфалы мөхәндис (инженер) Мансур Кәримов Ufa.tatar.info сайтын ачкан иде. Аны Интернет кулланучылар форумнарда ilyas xan astraxanski буларак та белә. Сайты татарча һәм латин әлифбасында ачыла иде. Тик бу сәхифә ябылган.
Ufatat.narod.ruны “халява” саклаган
“Уфа татарлары”, “Башкортстан татарлары”, “Көньяк Урал татарлары”, “Агыйдел татарлары”, “Башкорт татарлары”. - Аларны шулай дип тә атыйлар, дип яза Ufatat.narod.ru.

Монысын Kamil кушаматлы кулланучы ачкан. Kamilнең Idelural.com домены ябылды. Чөнки ул даими түләүне сорап торучы адрес булды. Kamil ясаган сайтлар “халява” хостингларда гына сакланып калды. Ufatat.narod.ru да “бушлай” урында эленеп сакланып тора.
Ufatat.narod.ru да “1995 елда уфа татарлары саны 1,2 миллион” иде диелә.
Шушы ук сайт уфа татарларын “бергәлек” була аламы дип сорый. Сәхифә фикеренчә, “уфа татарлары” дигән гомуми атама ул Башкортстан републикасында яши торган берничә “этник төркемгә” кагыла. Сайт, Уфа ягындагы татарларга XVIII – XX гасырларда җир эшкәртә башлаган кайбер башкорт кабиләләре дә кушылып киткән дип саный. Шулай ук сайт Башкортстан татарлары дип аталганнар арасында иҗтимагый катламына (сословие) карап үзен “мишәр”, “типтәр”, диненә карап “керәшен” дип танучылар булган, ди. Алар бүген дә бераз бар икән.
“Уфа татарларының мәдәнияте җирлегенә карап азырак үзгәрсә дә, нигезе аның бер булып тора”, дип яза сайт. Шулай ук уфа татарлары теленең төрле сөйләмнәрдән торуы да искәртелә. “Алар казанлы, себер, әстерханлы сөйләмнәрдән бераз аерыла”, дип тә әйтелә. “Тик алар барыбер ул бер татар теле эчендә”, диелә.
“Татар милләте формалашканда бердәм гомуммилли мәдәният барлыкка килде. Фәндә ул югары мәдәният дип атала. Ул дөньядагы бар татарны да, шул исәптән уфа татарларын да үз эченә ала. Кырым татарлары гына аннан бераз читтә кала”, дип язылган. “Бу югары мәдәният дәүләтнең иҗтимагый иниститутлары, милли матбугат, мәктәп, фәнни оешмалар, нәшриятлар, театрлар, ансамбльләр һәм башкаларның катлаулы системасы тарафыннан тәэмин ителә һәм алар уфа татарлары бергәлеген гомум татарның бер өлеше итеп саклап тора”, диелә. Әлеге сайт фикеренчә, интернет, андага аралашу чаралары яки хәбәрләр дә шул уфа татарлары турында сөйли дә, саклаучы механизм булып та тора ала.
Tatar-bashkort.narod.ruда 2002 елгы мәкалә
Narod.ruда әле тагын “Башкортстан татарлары” исемле (Tatar-bashkort.narod.ru) сайт та бушлай эленеп тора. Андагы баш мәкалә: “Башкортстан республикасы 1,3 миллион татар өчен ватан булып тора”, дип ачыла. Анда мәрһүм профессор Радик Сибгатовның “Башкортстан татарлары - татар халкының үзенчәлекле һәм көчле ботагы” исемле мәкаләсе дә бар. Автор Башкортстан татарларын мәҗбүриләп яки алдап “башкорт” дип хисаплауларга каршы чыккан булган. Мәкалә 2002 елда язылган.
Alsou.ruдан тыш
Бу арада Казанда яки Уфада түгел, Мәскәү яки дөньяда дан казанган поп-җырчы Алсу турында интернетта татарча күп сүз булды. Аның матди яктан тәэмин итеп торучы әтисе һәм туганнарының Башкортстандагы Илеш районы Уяндык авылыннан булуын Казанда да беләләр. Алсу үзен Татарстандагы Бөгелмә кызы, дип атаса да, аны уфа татарлары да үз итә. Алсуны Татарстан һәм Башкорстан арасында мәдәни күпер итеп тә күрүчеләр бар. Хәзер инде Алсуга татар белән зур поп-сәхнә арасында да күпер булырга туры килә. Моны раслап ул Казанда “Туган тел” исемле концерт бирде. Бу пәрәвезне битараф калдырмады. Дөрес, бу турыда рәсми сайты Alsou.ruдан укып булмый. Аның каравы Vatantat.ru татарча концерты турында ике тапкыр язып узды. Бу сайттан мәкалә һәм бәхәсләр Matbugat.ru сайтына да күчте.
Алсуның татар телендәге альбомын бигрәк тә әтисе, Башкорстанда президент булырга хыялланган Ралиф Сафин түземсезлек белән көткән. Бу турыда Vatantat.ruда Алсу Хәсәнова язды. "Мин үземнең чыгышым, нәсел җебем, татарлыгым белән һәрвакыт горурланып яшим", – дигән әтисе Башкортстаннан, әнисе Татарстаннан булган җырчы Алсу.
Intertat.ru да читтә калмады. Лилия Гаделшина да, Алсуның нияте җырлары аша милләтенә хезмәт итү, дип язды. Ә җырларның күбесен Мәскәүдә яшәүче уфа татары Рим Хәсәнов язган.
“Атна” юк, Kiziltan.ru бар

Уфаның үзендә дәүләти яки шәхси чыганаклар бар. Иң күп таралучы атналык газета - "Атна". Тик ул интернетта һаман сайт тотмый. Дөрес, аның өчен Matbugat.ruда махсус бүлек ачылган. Бүлеге бар, әмма ул буш тора. Аның каравы, “Кызыл таң” газетасыннан Matbugat.ruга бер мәкалә күчереп бастырылган. Тик ул да бер генә. Уфаның үзендә эленүче сайт Kiziltan.ru адресына керергә була. Ул рәсми хәбәрләргә өстенлек бирә. Анда милли теманы исә мәдәни хәбәрләрдән табып була. Сайт Башкортстанның Бүздәк районы Килем авылыннан чыккан җырчы Филүс Каһиров турында яза. “Казан консерваториясенең өченче курсында укучы егет хәзер Татарстанда киң билгеле шәхес. Аны җаваплы концертларда катнаша, радио-телевидениедән җырлары яңгырап тора, Казан һәм Мәскәү гәзета-журналлары аны мактап мәкаләләр бастыра”.
Omet-ufa.ru яза
Бу сайт Башкорстанда өченче урында торган татар газетасы булып саналучы “Өмет”неке. Анда эленгән мәклаләр арасында “Үзебезне үзебез кайчан туйдырырбыз?” дигәне дә бар. “Авылда эшләү файдалы булсын өчен ниләр кылырга?” дигән сорау куела.
Азык-төлек базарын ашлык белән 90 процент шикәр, көнбагыш мае, балык һәм аның ризыклары белән 80 процентка тәэмин итәргә тиешбез, дип саный газета. Ит, сөт һәм алардан әзерләнгән башка ризыклар белән базарны 85-90 процентка тутырырга кирәк, дип яза газета. Тик сүз Башкорстан икътисады турында түгел, Русия турында бара.
Aidar.ru Казанга килә
Советлар чорында даими рәвештә язучысын, җырчысын Уфа ягы Татарстан яки Казанга биреп, татар рухи яки мәдәни тормышын баетып торган. Бүген дә шулай ул. Башкорстандагы Миякә районы Кәркәле авылы егете булган уфалы җырчы Айдар Галимовтан башка татар җыры башка булыр иде. Аның Aidar.ru сайты эшләп килә. Башка җырчылар сайтларын ябып торганда, ул даими рәвештә яңартып торып шаккатыра. Әйтик, гастрольләрен Татарстанда дәвам итүен язып чыга. Башта районнарда була, аннары Казанда - “Татар җыры” фестивалендә катнаша.
Ильдар Хөсәенов.
Яңа сайт - Hania-farhi.ru
Айдар Галимов белән бер сәхнәдә Хәния Фәрхи дә чыгыш ясаячак. Башкортстаннан Тәтешле районы Салаюа авылыннан чыккан җырчы рәсми сайты белән сөендергән. “Аллага шөкер, минем әле бик бәхетле чагым” дип яза язмышы Уфа, Мәскәү, Чаллы юлларын таптаттырган җырчы. Бүген ул Татарстан башкаласында яши.Хәния Фәрхине белмәгән, ишетмәгән татар кешесе юктыр”, дип Hania-farhi.ru сайтына языла.

Бу сәхифәне Башкорстанда туып үскән программачы Илдар Хөсәенов ясаган. Ә Илдар үзе Башкорстандагы Бәләбәй татар гимназиясемөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов улы.
XS
SM
MD
LG