Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:31

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтында әзерләнгән “Тартарика” атласының “Этнография” томы тәкъдим ителде.

“Этнография” китабы “Тартарика”ның өченче томы инде. Моңа кадәр “Татарлар һәм Евразия халыклары тарихы. Татарстан республикасы кичә һәм бүген”, “Борынгы рәсемнәрдә Евразия. Мифлар. Киңлек. Образлар” дип аталган ике томы басылган иде.

Рафаэль Хәкимов
“Татар халкы турында тарихны, мәдәниятне тупладык. Бар булган мәгълүматны бергә җыеп чыгара алдык. Хәзер кайбер илләр: Кыргызстан, Казакъстан безне кабатларга тырыша”, ди “Татарика”ны әзерләү төркеме башлыгы, Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты мөдире Рафаэль Хәкимов.

Бу татарлар турында гыйльми яктан иң саллы, авырлыгына килгәндә исә иң авырларның берсе- 6 кг, бәясе ягыннан да иң кыйммәтле басма дип әйтергә була. Мисал өчен, соңгы томын интернет сәхифәләр 7300 сумга тәкъдим итә башлаган инде. Уникальлеге аның тагын шунда – югары сәнгати дәрәҗәдәге рәсемнәр бик күп. Алар харитә төзү фәнендәге мәгълүмат белән бәйләнештә бирелгән.

“Бу уникаль хезмәт”, ди “Татарика”ның “Этнография” китабы турында галим Дамир Исхаков. “Чөнкихезмәткә соңгы буын татар этнографларының тормышы бөтенләе белән керде дияргә була. Эшләр узган гасырның 70-нче еллар башында башланган иде. 90-нчы еллар башында төгәлләнде. Шул дәвер эчендә этнографлар 500-ләп татар авылында йөреп мәгълүмат туплады. Ул традицион мәдәният турында.

Шуның нигезендә татарларның 6 томлы тарихи-этнографик атласы төзелде. Ул башта аерым китаплар булып чыккан иде, менә хәзер берләшеп дөнья күрде. Билгеле, традицион мәдәният тормыштан китеп бара. Китап әлеге мәдәниятнең бер энцеклопедиясе булып тора”.

“Татарика” җыелмасы тарихны өйрәнү фәнендә татар һәм аңа тугандаш булган халыкларның килеп чыгышын таралу киңлеге һәм рухый тормышының бөтен нечкәлекләре белән төрле яклап чагылдырган дөньяда беренче басма булып тора.

Билгеле мондый саллы басмалар арзан тормый. Алдагы эшләргә финанс кризисы да аяк чалырга мөмкин. Шулай да Татарстан галимнәре кул кушырып утырырга җыенмый, мөгаен.

“Без 19 декабрь көнне яңа гыйльми проект өстендә эшли башлыйбыз. Ул Алтай белән бәйләнгән. Аннан соң, минем уйлавымча, ислам буенча да әзерләргә мөмкин. Белгәнегезчә, бу көннәрдә Казанда “Кытайдан Европага кадәр ислам сәнгате дөньясы” дигән күргәзмә эшли. Менә шулар дәвамы булырга мөмкин”, ди Рафаэль Хәкимов.

“Татарика”ның “Этнография” китабы Татарстан фәннәр академиясендә тәкъдим ителде. Бу чарада катнашкан һәркем Казанга кайткан беренче китапны кулына тотып, актарып карарга тырышты. Чөнки китаплар Маҗарстаннан килеп җитмәгән әле. Кайберәүләр әйтүенчә, “Татарика”ның яңа басмасы үзара бүленеп беткән инде. Хәтта барлык китапханәләргә дә җитмәскә мөмкин.

XS
SM
MD
LG