Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризистан кайсы фирка коткара?


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев “Бердәм Русия” кебек көчле фирка генә Татарстанны кризистан чыгарырга сәләтле”, дип исәпли. Ягъни, үз партиясен генә мактый.

Яңа ел бәйрәменә 2 атна вакыт калды. Әмма халыкта бәйрәм рухы сизелми кебек. Икътисади үсеш, яңа президент, яңа өметләр белән башланган 2008 елны кризис белән тәмамланыр дип кем уйлаган? Ничек кенә булмасын бүген кризис финанс өлкәсендә генә түгел, ә тормышның социаль һәм башка өлкәләренә дә кагылды. Соңгы айда гына Русия сәнәгатендә җитештерү 15%-ка кимегән. Бу үз чиратында эшсезләрнең санын арттыра.

Татарстанга бу кризис вакытында бигрәк тә авырга туры килә. Бер яктан нефть бәясе аска тәгәри, икенче яктан “КамАЗ” машина җитештерүне киметә. Республиканың терәге саналган бу ике тармакның мондый хәлдә булуы Татарстан җитәкчелегенә тынычланырга ирек бирми, мөгаен. Хәзер республика башлыгы кризистан чыгу юлын икътисадтан түгел, ә сәясәттән эзләргә кереште.

Чәршәмбе “Бердәм Русия”нең Татарстан бүлекчәсендә фирканең югары шурасы рәистәше, республика президенты Миңтимер Шәймиев фирка активистлары белән очрашканда “Бердәм Русия” кебек көчле фирка генә Татарстанны кризистан чыгарырга сәләтле”, диде.

Аның сүзләренчә, “республика җитәкчелеге төрле авыр вакытларда сайлауларны уңышлы үткәргән. Хәзер дә финанс кризисы алдында баш ияргә ярамый. Югары дәрәҗәдә сайлаулар үткәрергә кирәк”. Җитәкчелек “Бердәм Русия”не финанс кризисында таянырлык төп терәк буларак күрсә дә, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов бу фикер белән килешми.

“Бердәм Русия” ул чын түгел, ә ясалма фирка. Ул хакимияткә идарә итергә ярдәм иткән бер оешма гына. Шуңа күрә ул кризистан чыгарга ярдәм итәчәк дип әйтү көлке. Илдә бөтен нәрсәне (Мәскәүдәге) президент хәл итә. “Бердәм Русия”гә таяну исә, бу ясалма очкычтан һавага очып китүне таләп итү. Хәзер әкренләп совет чоры вәзгыяте урнашып бара”, ди Рәшит Әхмәтов.

Җирле матбугатта күп кенә икътисад белгечләре хәзер акча булмау сәбәпле республикада алдан планлаштырылган төрле дәүләт программаларының тукталуы турында борчыла. Әмма кризис булуга карамастан, президент республикада социаль ипотека, торакны төзекләндерү, эшсез калганнарга, начар яшәүче катламга социаль ярдәм, авыл хуҗалыгын финанслау туктамаячак дип белдерде.

Дәүләт Шурасында утырган депутатларда исә кризис кайгысы юк. 1 мартта узачак сайлауларда үз язмышны кайгыртасы бар. Бу көн якынлашкан саен, төрле фиркаләр халык белән күбрәк аралаша башлаячак, билгеле. Чәршәмбе “Бердәм Русия”ләр президент белән очрашса, сишәмбе фирканең Татарстан бүлеге үзенең XIV конференциясен уздыра.

Сайлауларга әле хәйран вакыт бар. Республикада сәясәт белгечләре инде бүгеннән үк Дәүләт Шурасында кайсы фирка ничә тавыш җыячак дип фаразлый.

Татарстанда Дәүләт Шурасы ике яисә өч фиркале булачак. “Бердәм Русия”, “Гадел Русия” фиркаләренең җиңүенә шигем юк. Бәлки җиңүчеләр исемлегенә коммунистлар да эләгер. Либералларның җиңүенә ышанмыйм, чөнки Шәймиев бу фиркане татарларга каршы дип кабул итә. Ә коммунистларның мөмкинлеге бар. Әмма аларның да сайлауларда 7% тавыш җыюы шикле. Чөнки узган сайлауларда бу фирка начар нәтиҗә күрсәтте. Бәлки бу юлы да КПРФ 7% тавыш җыя алмас. Ул вакытта Татарстан Дәүләт Шурасы 2 фиркале булачак”, ди Рәшит Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG