Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар 1937елның кайтуы турында кисәтә


Кеше хокуклары активистлары Думага кертелгән күзләү һәм хыянәт турындагы канун өлгесенә борчылу белдерә. Ул милли хәрәкәткә дә яный.

Русиядәге кеше хокуклары активистлары бу көннәрдә уртак мөрәҗәгать белән чыкты. Алар бу атнада парламентка кертелгән канун өлгесендә күзләү һәм Ватанга хыянәт төшенчәсенең киңәйтелүе, Сталин режимын кайтаруна китерәчәк, дип борчыла. Бу канун өлгесен Русия премьер-министры һәм ул җитәкләгән “Бердәм Русия” фиркасе яклап килә.

Яңа канун өлгесендә, башка әйберләр белән бергә, күзләү төшенчәсенә дәүләт серләрен чит ил оешмаларына, шул исәптән дәүләттән тыш оешмаларга тапшыру кертелгән.

Соңгы елларда хакимиятләр хөкүмәттән бәйсез оешмалар белән көрәш алып бара, алар иҗтимагый оешмаларны чит ил күзләү хезмәтләре файдасына эшләүдә гаепли.

Моңарчы дәүләттән тыш оешмалар, канунда чит ил оешмалары итеп саналмый иде, әлеге канун моны да үзгәртәчәк.

“Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте башлыгы Лев Понамарев бу канун чит ил оешмалары белән эш иткән журналистларга һәм күзәтүчеләргә яный дип аңлата.

“Бу канунда шпионлык урынына, алар Русия җитәкчелегенә оппозициядә торучылар турында сөйли. Хәзер чит хөкүмәтләре һәм чит оешмалары белән эш иткән һәркемгә зур куркыныч яный” - ди Лев Пономарев.

Ул һәм башка хокук яклаучылар шушы канун-өлегесенең кабул ителүенә каршы уртак мөрәҗәгатьне имзалады. Активистлар Русия халкын бу хакта сөйләшергә һәм 1937 елның, дистә мең кешенең халык дошманы итеп хөкем ителгән елларның кайтуын булдырмаска чакыра.

Русиянең Җинаятьләр кодексы хәзерге вакытта Ватанга хыянәт төшенчәсен дәүләтнең тышкы иминлеген җимерә торган чаралар дип аңлата.

Яңа канунда хыянәт төшенчәсенә Русиянең дәүләт төзелешенә, суверенитетына һәм територриаль бербөтенлегенә янау да кертеләчәк.

Канунга тәнкыйть белдерүчеләр, мондый чаралар белән Русия хакимиятләре төбәкләрдәге мөстәкыйльлек өчен көрәшне һәм оппозициянең чыгышларын кысрыкларга җыена, дип әйтә.

Абруйлы Мәскәү Хельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева бу канун белән һәртөрле килешмәүчәнлекне җинаять дип аңлатырга була, дип әйтә. Аның фикеренчә, хакимиятләр бу канунны кризис шартларында каршылык белдерүчеләрне бастыру өчен кулланырга мөмкин.

“Ашамлыклар, коммуналь хезмәтләргә бәя арта, кризис кыенлыклары гади ватандашлар җилкәсенә төшә, бу шартларда тәртипсезлек килеп чыгачагын чамалау авыр түгел. Без барыбыз да экстремистлар. Барыбыз да. Син кеше булсаң, сөйләшә алсаң инде экстремист. Чөнки син “Ай, бензин кыйбатланган", - дип әйтә аласың. Димәк, син - дәүләткә каршы”, - ди Алексеева.

Бу канун Думага кергән көнне, парламент хокук яклаучылар тәнкыйтьли торган тагын бер канун-өлгесен кабул итте. Дума Җинаять кодексына җәмәгать утырышчылары мәхкамәсеннән террор һәм киң күләм тәртипсезлекләр, шулай ук күзләү һәм хыянәт турындагы эшләрне карау хокукын алу турындагы төзәтмәләрне раслады. Шушы җинаятьләрдә гаепләнүче кешене хөкемдарлар шурасы гына хөкем итәчәк.

Русия 90нче елларда кабул ителгән иреклекләрдән зур чигенеш ясады. Ил белән Владимир Путин җитәкчелек иткән елларда, сәяси тормышта һәм ватаншалар җәмгыятендә Кремльнең контроле нык артты.

Хәзер кеше хокуклары кысылуына каршы көрәшүчеләрнең соңгы өмете сүнәргә мөмкин. Русия ватандашларына Европаның кеше хокуклары мәхкамәсенә мөрәҗәгать итү тыелырга тора.

Хыянәт турындагы канун өлгесе гамәлгә кергәнче, ул Думада өч укылышны үтәргә, Федерация Шурасында хупланырга һәм президент тарафыннан измаланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG