Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:06

Гыйракта тыелган элекке “Баас” партиясе белән бәйләнеше булуда шикләнелгән эчке эшләр министрлыгындагы кайбер рәсмиләр кулга алынды.

Бүген The New York Times язмасында дөнья күргән хабәрдә, Гыйракның эчке эшләр мининстрлыгында эшләгән 35 рәсминең кулга алынуы белдерелә. Язмада бу кешеләрнең хакимиятне җимерергә әзерләнүе әйтелгән.

Гыйрак дәүләт сүзчесе рәсмиләрнең кулга алынуы турындагы хәбәрне раслады. Ләкин аларның саны турында мәгълүмат бирмәде.

Кулга алынган Эчке эшләр министрлыгындагы рәсмиләр, “Баас” партиясенең дәвамы булган "Әл әвда" (кайту) хәрәкәте белән бәйләнеше булуда гаепләнә.

Гыйрак эчке эшләр министрлыгы сүзчесе генерал Габдел Кәрим Хәләф: "Әл әвда” хәрәкәте “Баас” партиясенең бер дәвамы, алар илнең төрле җирләрендә гыйсьянчы хәрәкәт белән шөгылләнә. Һәм күзләү идарисе аларның бәйләнешләре турында озак вакыттан бирле тикшеренү алып бара иде”, дип хәрәкәт турында хәбәрчеләргә мәгълүмат бирде.

Сәддам Хөсәеннең партиясе булган “Баас” хәрәкәте 2003 елда тыелган иде. Шуннан соң партия әгъзалары дәүләт эшләреннән чикләштерелде. Ләкин соңгы елларда баасчыларга булган чикләүләр бетерелә башлаган иде. Шунлыктан, хәзерге эчке эшләр министрлыгында эшләүчеләрнең күпчелеген элекке баасчылар тәшкил итә.

“Кулга алынган бу кешеләрнең кайберләре “Баас” партиясен яңадан торгызу өчен яшерен чаралар күргән”, дип яза The New York Times газетасы. Шулай ук басма Эчке эшләр министрлыгындагы югары бер рәсми сүзләренә таянып, “Әл әвда” хәрәкәте белән бәйләнеше булган кешеләрнең хәрби вазифада эшләгән кешеләрне котырту өчен ришвәт бирүен, тикшерү вакытында бу акчаларнын табылуын белдерде. Ул, кулга алынган кешеләрнең хакимиятне җимерергә җыенуын да белдерә.

Эчке эшләр министрлыгындагы бер сүзче әлеге гаепләүне кире какты. Генерал Ала әл Тагәй кулга алынган кешеләрнең Әл-Малики хөкүмәтен җ имерүдә гаепләнмәвен, аларның үзләре турында дәлилләрне юк итү өчен министрлык бинасын ягарга ниятләвен белдерде.

Гыйрак идарәсенең бу соңгы адымы Гыйракта булачак вилаять сайлавына бер ай калган вакытка туры килә. Әл-Маликигә каршы булган сәясәтчеләр, шул исәптән, Маликиның гадәттә сайлауларлар якынайганда үз партиясенең данын арттыру максатында, сәяси тотрыксызлыкка китерә алачак гайбәтләр чыгаруда гаепли.

XS
SM
MD
LG