Accessibility links

“Өмет” газетасы дусларын җыя


Башкортстанда татар телендә чыгучы “Өмет” яшьләр газетасы үзенең 85 еллык юбилеен билгели.

Шушы уңайдан газет редакциясе коллективы 22 декабрь көнне зур бәйрәм оештыра. “Өмет” дусларын җыя” дип исемләнгән тамаша Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында үтәчәк.

Мәгълүм ки, Башкортстандагы яшьләр вакытлы матбугаты чишмә башы нәкъ менә татар телендә нәшер ителгән “Яшь юксыл” исемле газеттан башлана. 85 ел элек башланган ул игелекле гамәлне хәзер башкорт телендә чыгучы “Йәшлек” газетасы да, урысча “Молодежная газета” да үзләренең тарихы башы дип исәпли. Аларның аерым чыга башлавы исә 1990 елга барып тоташа.

Шушы өч газет арасында “Өмет” татар яшьләренең абруе аеруча зур. Аның абунәчеләре ел саен 35-38 мең тәшкил итә. Әле киләсе елның яртысына да утыз меңнән артык кеше язылган аңа. Киләсе атнаның дүшәмбесендә үтәчәк бәйрәм кичәсе барышында да газетка язылу оештырыла.

“Анда да байтак кеше язылыр әле. Гомумән, бу бәйрәм кичәсе бик күңелле булачак”, ди “Өмет”нең баш мөхәррире Рәдис Ногманов.

XS
SM
MD
LG