Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

Сембердә Кол Галинең тууына 825 ел тулуга багышланган конференция узды


Сембердәге Кол Гали һәйкәле

Сембердәге Кол Гали һәйкәле

“Болгар яңарышы” җәмгыяте рәисе Шәүкәт Богданов оештырган чарада Казаннан һәм Уфадан килгән күренекле галимнәр тирән мәгънәле чыгыш ясады.

Конференцияне җирле автономия рәисе Фәрит Әюпов ачып җибәрде. Өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты Расих Гатауллин һәм өлкә хөкүмәтенең икътисад министры Вилдан Зиннуров тәбрик сүзе белән чыкты. Күренекле галим Фаяз Хуҗин үз чыгышында болай диде:

“Казанның Кол Галине һәм Болгар илен өйрәнүдә беренче урында булуы табигый күренеш, шулай булырга тиеш тә. Чөнки Казан һәм Татарстан Болгар иленең дәвамчысы, татарның үзәге һәм өмете. 1990-елларга кадәр Болгар чорын Татарстан җирлегендә генә өйрәндек. Хәзер Ульян, Самар, Пенза, Сарытау, Нижгар якларына да барып җиттек. Киңәябез.

Мәскәү әзерләгән тарихи уку китапларында “Төрки күчмә кабиләләр сугыш-талаш белән генә яшәгәннәр”, дип язалар. Югыйсә, Русия киңлекләрендә иң беренче дәүләт - төркиләрнеке. Уйлап карасаң, шундый кызык ачыш: Алтын Урда дәүләтен тудыруда да болгарлар катнашкан.

Казанның 1000 еллыгын исбат итүгә килсәк, кайберәүләр “Һи-и-и, сезгә Шәймиев исбат итәргә кушкан да - шуны гына үтәдегез”, диләр. Фәнне сәясәт белән бутыйлар. Безгә бит чынлап та күп тырышырга туры килде. Нинди генә киртәләр кормадылар! Соңыннан сүз булмасын дип, без Мәскәү, Питер белгечләрен дә җәлеп итеп эшләдек. Шуннан соң уйландык та, үзебез һөҗүмгә күчтек. Чөнки нигез бар…

Татарны тикшерә башласаң, болгарлар китә. Болгарны тикшерә башласаң, хәзәрләр, төркиләр, һуннар китә. Дәүләтчелегебез булган икән, димәк, киләчәгебез дә бар!”, диде Фаяз Хуҗин.

Артабан җирле җырчы Алсу Әлмәтева “Йосыф китабы”ннан бер өзекне мөнәҗәт килеш яңгыратты. “Татар энциклопедиясе” институтының директоры урынбасары Гомәр Сабирҗанов энциклопедияне төзү барышы белән таныштырды. Ул шулай ук чуашларның Кол Галине “чуашлату” тырышлыкларына гаҗәпләнү белдерде. Хәер, монысы яңалык түгел инде. Шәхси китапханәдәге “Чуваши” дигән китапка ышансаң, әнә Тукай да бит чуаш авылы Кашлавашта туган икән.

Уфа галиме Әхмәт Рәхимев үз чыгышын барча урыс аксөякләренең болгар-татар токымыннан икәнен исбатлауга багышлады.
Казан “булгарчысы” Рәшит Кадыйров безнең эрага кадәр үк Англия җирләрендә болгарлар булганлыгын, Бавария кенәзләренең дә болгар нәселеннән икәнен исбатларга тырышты. Европада бары тик Аттилланың гына тәртип урнаштыруын ассызыклап, “Нибелунглар турында җыр” дигән эпоска нигезләнеп, остготларның да, вестготларның да болгарлар нәселеннән булуына игътибар юнәлтте. Моңа дәлил сыйфатында алманнарның Этцельһоф, скандинавларның Атли кебек эпик каһарманнары исемнәре Аттилланың үзгәртелгән варианты гына икәнен китерде.

Өлкәнең Чардаклы районы Үрән мәктәбе укытучысы Әлфия Алимова әдәбият дәресләрендә Кол Гали иҗатын куллану ысуллары белән таныштырды. Аннан соң урыс шагыйре Александр Григорьев Кол Галигә багышланган 2 шигырен укыды. Аның “Ты наш земляк, ты соль земли, великий поэт Кул Гали” дигән сүзләре алкышлар белән каршыланды.

Галим Мидхәт Ижбулатов төркиләрнең руник (чөй) язмасы 4 мең ел элек үк булганлыгына игътибар юнәлтте. Йосыф китабының төрле илләрдә бихисап нөсхәләре сакланганда, күршеләрнең “Игорь полкы турында сүз” дигән поэмасының бер генә нөсхәдә “табылуы”, аның үзенең янып юкка чыгуы, бары тик Әби патшага бүләк итеп җибәрелгән күчермәсенең генә саклануы – бу әсәрнең чынлыкта булуына да шик уята. Һәм иң мөһиме: “Йосыф китабы”нда сугыш темасының бөтенләй булмавына да игътибар юнәлтте Мидхәт әфәнде.

Тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Нәбиев фикеренчә, Киев (Кияүкала) - Болгар шәһәре. Төньяк боз океаны ярларындагы Кола ярымутравының топонимнары да болгарныкы. Һәм урыс теле ул – бары тик Алтай телләренең үзгәртелгән варианты гына. Урысларның Новгородта табылган беренче акчасы да – болгарныкы. Алар сазлыкларда гына яшәгәннәр.

Мондый чыгышның күршеләрдә ризасызлык хисләре тудыруы ихтималына игътибар юнәлтеп, галим Гомәр Сабирҗанов конференцияне Трафальгар мәйданына әйләндермәскә чакырды. Башкаларны кимсетү хисабына үзеңне күтәрү мөмкин түгел, диде ул.
Артабан андый капма-каршылык тудырырдай чыгышлар булмады, дияргә кирәк.

Уфа галиме Фәрит Латыйпов чыгышы – аның 30 ел буе Европа киңлекләрендә төрки телләрнең тәэсирен өйрәнүе нәтиҗәләре турында булды. Апеннин ярымутравында римлеләргә кадәр яшәгән этрусклар телен төрки телләр белән чагыштыру байтак уртаклыклар табуга китергән. Фәрит әфәнде, инглиз телендә дә байтак төрки сүзләрнең булуын күрсәтү өчен, “Йосыф китабын” Кол Гали телендә, бүгенге татар, урыс һәм инглиз телләрендә бастыру тәкъдиме белән чыкты. Ул шулай ук яңгыраган чыгышларны китап итеп бастыру, киләсе шундый конференциягә Дунай Болгарстаныннан, Кавказдагы Балкар республикасыннан һәм шулай ук Финляндиядә яшәүче төркиләр вәкилләрен дә чакырырга тәкъдим итте.

Ульян педагогия университетының татар төркемнәрендә ана теле укытучысы Резеда Садыйкова исә университетта татар һәм чуаш телләре укытучыларын әзерләүче группаларда чуаш-татар тарихын да өйрәтү кирәк диде.

Казаннан талантлы яшь галим Нурулла Гариф та килгән иде. Ләкин ул шундый өлкән яшьтәге галимнәр арасында чыгыш ясаудан тотылып калды.

Җирле галим-археолог - күрше эрзя халкы вәкиле Юрий Семыкин, Сембер өлкәсенең тулаем Идел Болгарстаны җирендә булуына игътибар юнәлтеп, Ундару (Ундоры) тирәсендәге шәһәрлекләр, Сенгилей – Исәнгали районы Шиловка авылы янындагы курганнарны тикшерү кирәклегенә басым ясады. Һәм ул конференция резолюциясенә Ундару тирәсендә туристик зона булдыру турындагы тәкъдим-гозерне резлюциягә дә кертергә кирәк, диде.

Бу тәкъдим яклау тапты. Резолюция шулай ук Русия җәмәгатьчелегенә ел саен Кол Гали укулары оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итү, әлеге конференция материалларын китап итеп чыгару, мәктәпләрнең факультатив-түгәрәкләрендә, мәдрәсәләрдә Кол Гали иҗатын өйрәнүне кертү тырышлыкларын күздә тота. Ә Татарстанның мәдәният министрлыгына – Йосыф китабын бүләк вариантында күп тиражлы итеп бастыруларын сорап мөрәҗәгать итәргә.

XS
SM
MD
LG