Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазинга каршы тагын бер эш ачылды


Хәзер аны социаль катламнар арасында нәфрәт тудыруда гаеплиләр, аңа 3 елдан алып 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы яный.

Яңа җинаять эше турында Һуманитар-сәяси тикшеренүләр халыкара институты белгече, Татарстан президентының элекке сүзчесе, журналист Ирек Мортазин прокуратурадан килгән хаттан белгән.

Яңа гаепләү Русия җинаять кодесының 282 маддәсене 2нче өлеше, “а” сәхифәсе нигезендә белдерелә. Шулай итеп, Мортазинны хәзер инде 3 маддә белән җаваплылыкка тартмакчылар.

Рәсми хәбәрләргә караганда, журналистның текстларын психо-лингвистик яктан тикшергәннәр. Белгечләр, Мортазинның интернет сәхифәсендәге язмаларны укып чыккан, Казанда “Казанские вести” һәм “Новые Казанские вести” газеталарында чыккан мәкаләләрне һәм аның “Миңтимер Шәймиев: Татарстанның соңгы президенты” китабын тикшергән, дип хәбәр ителә.

Тикшерүчеләр, Мортазинның текстларында социаль катламнар арасында нәфрәт һәм каршылыкка чакырулар бар дигән нәтиҗәгә килгән.

Яңа матдә нигезендә, “кешенү түбәнсетү” һәм башка гаепләүләргә “аңа көч куллану белән янау” җөмләсе өстәлә.

Русия прокуратурасы Татарстан идарәсенең тикшерү комитеты вәкиле Эдуард Абдуллин хәбәр иткәнчә, бу маддә белән 3 елдан алып 5 елга кадәр иректән мәһрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин.

Ирек Мортазин, үзе эше турында аңлатмалар бирә алмады һәм яңа эшнең материаллары белән танышып өлгермәдем, әле диде.

Әлеге җинаять эше 15 декабрьдә ук ачылган булган. Мортазин үзенең интернет сәхифәсендә үл көнне тикшерүче белән очраштым һәм ул яңа эш турында бер сүз дә дәшмәде, дип яза.

Моңарчы Мортазинны Татарстан президентының шикаяте белән яла ягу һәм кешене түбәнсетү маддәләре белән хөкемгә тартмакчылар иде.

Белгәнегезчә, сентябрь аенда Татарстан президенты ялга киткәч, Мортазин үзенең интернет сәхифәсендә Шәймиевның үлеме турында хәбәрләр чыгуы хакында язып чыккан иде. Шуннан соң бу хәбәр интернет сәхифәләр аша таралды һәм хәтта биржада “Татнефть” акцияләрнең бәяcе төшүгә китерде.

Соңыннан Татарстан президенты шикаяте белән, үлем турында ялган хәбәр таратуда гаепләүләр белән бергә Мортазины Миңтимер Шәймиев турындагы соңгы китабы өчен дә гаепли башладылар.

Хәзер инде, тикшерүгә матбугатта чыккан мәкаләләр, блогтагы чыгышлар да килеп кушылды. Ирек Мортазин: “Бу эш безнең хакимиятнең көчсезлеге турында сөйли. Ул бөтен нәрсәдән курка, ниндидер Мортазин инкыйлаб куптарыр дип курка. Киләсе елның февраль, март айларында социаль киеренкелек артачак дип фаразлыйм. Бу вакытта Мортазинның булуы кирәкми. Яңа елга кадәр мине тикшерү изаляторына урнаштырачаклар дип уйлыйм”, диде.

Ирек Мортазин бу эшне аның кайбер зур чиновникларны коррупция мәсьәләсендә тикшерергә теләве, мәгълүмат җыювы белән бәйли.

Мортазин Татарстанда 2009 түгел, 1937 ел башлана дип белдерә.
XS
SM
MD
LG