Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

Мультимедияле журналистика милли республикаларда да үсеш ала. Әммә милли телләрдә язучы журналистлар күбрәк “җиңел” темаларга урын бирә.

Казанда узган “Евразия: мультимедияле журналистика, мәгълүмати сугышлар, Көнбатыш һәм Көнчыгышның коммуникация кризислары, яшертен маркетинг” дигән II халыкара конференциягә Русиянең бик күп төбәкләреннән вәкилләр килгән иде. Элекке советлар берлеге илләреннән - Таҗикстанның Хуҗанд дәүләт университетыннан журналистларны әзерләүче укытучылар катнашты.

Секцияләрдә “Русиягә каршы мәгълүмати сугышның максатлары”, “Көньяк Осетия низагы вакытындагы интернет мохите” дигән мәсьәләләр каралырга тиеш булса да, конференциягә җыелучылар күбрәк заманча технологияләр турында сүз алып барды. Ә милли республика вәкилләре өчен ул тәҗрибә уртаклашу кырына әйләнде. Чөнки конференциядә Башкортстан һәм Чуашстаннан да вәкилләр килгән иде.

Васил Гарифуллин
“Аларда да бездәге кебек милли мәгълүмат чаралары соңгы вакытта нык үсеш алды һәм милли журналистлар әзерләүгә зур игътибар бирелә. Элек анда да милли телләрдә журналистлар әзерләү мөмкинлеге булмаган, хәзер инде югары уку йортларында махсус мәктәпләре ачылган”, ди Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин.

Аның әйтүенчә, журналистларны әзерләүдә милли республикаларның уртак проблемалары да бар: махсус программалар, уку-укыту комплекслары юк, уку стандартлары эшләнмәгән.

Бәлкем шуңадыр милли телләрдә язучы журналистлар күбрәк “җиңелчә”, ягъни мәдәният, яшьләр темаларын яктыртырга ярата. Мисал өчен, Чуаш дәүләт университеты укытучысы Григорий Вакку әйтүенчә, республикада чуаш телендә чыгучы яшьләр журналлары бик күп. Ләкин алар шулай ук сәяси язмалар белән мактана алмый.

Васил Гарифуллин әйтүенчә, моңа милли матбугат чараларына ихтыяҗ булмау сәбәп.

“Русия дәрәҗәсендәге мәгълүмат чаралары сәясәткә күпмедер йогынты ясый ала. Ягъни, Дәүләт Думасы һәм башка оешмалар эшчәнлеген яктыртып, проблемаларны күтәреп җәмәгатьчелеккә җиткереп аларны хәл итүгә үзләреннән өлеш кертергә мөмкин. Кызганыч, безнең мәгълүмат чараларының мондый мөмкинлеге юк. Әле республика сәясәте дә Русия сәясәтенә ныклап йогынты ясап җиткерә алмый. Шуңа күрә без милли даирә, милли үсеш, милли мәдәният, милли бергәлек мәсьәләләре белән чикләнәбез”, ди Гарифуллин.

Ә менә Таҗикстанда соңгы елларда милли журналистика өлкәсендә хәлләр үзгәргән.

Роно Бобоҗанова
“Таҗик телле мәгълүмат чаралары урысныкыларга көндәш була башлады. Элек урыс телле басмалар, мисал өчен “Азия плюс”, “Вечерка” алдынгылардан санала иде. Әмма соңгы елларда таҗик телендә язучы журналистлар мөһим мәсьәләләрне күтәрә башлады һәм аларның газеталары кызыграк чыга. Шул сәбәпле, алар күбрәк сатыла”, ди Таҗикстанның Хуҗанд дәүләт университетының журналистика һәм тәрҗемә кафедрасы укытучысы Роно Бобоҗанова.

Казан дүәләт университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин сүзләренчә, Таҗикстанда милли журналистиканың үсеше дәүләт ярдәменең зур булуы белән дә бәйле. Бобоҗанова да моны инкарь итми. Әмма шул ук вакытта ул хакимияттән бәйсез басмалар булмавын да әйтә.

XS
SM
MD
LG