Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

Казанда башкорт яшьләренең мөрәҗәгатен игътибар белән укыйлар

“Күк бүре” дип аталган һәм хәзергә киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган башкорт яшьләр оешмасы бу атнада башкорт халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда татар һәм башкорт халкы арасында барган каршылыкларны бетерү кирәклеге искәртелә. Шушы мөрәҗәгатькә карата Татарстан милли җәмәгатьчелегенең мөнәсәбәте нинди?

Мөрәҗәгать “Мөгаен, үз туганнары арасында аңлау тапмаган, сүзгә килгән һәр кешенең күңеле әрнидер” дип башланып китә. Татар-башкортның тугандаш халык булуына кат-кат басым ясала. Татар халкының башкорттан өстенрәк булуы исә ачыктан-ачык әйтелгән. Әмма хәзер башкортның татар дәрәҗәсенә үсеп җиткәне искәртелә. Ике республиканың һәрвакыт бергә хәрәкәт итүләре дә искә төшерелә.

“Күк бүре” оешмасы кабул иткән мөрәҗәгать белән киң җәмәгатьчелек таныш түгел әле. Әлеге мөрәҗәгать уңаеннан Татарстанда, шулай ук Башкортстанның үзендә дә шау-шу сизелми. Мөрәҗәгать Татарстанның рәсми даирәләренә барып җитмәгән, мөгаен. Бу хәбәрне бары тик “Азатлык” радиосы һәм Татарстанда нәшер ителүче хосусый “Ирек мәйданы” газетасы гына хәбәр итте. Бу мөрәҗәгать белән әлегә тар даирә вәкилләре генә таныш. Татар-башкорт кардәшлегенә багышланган мөрәҗәгать турында алар нинди фикердә тора икән.

Бу уңайдан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары, юрист Галишан Нуриәхмәткә мөрәҗәгать иттек. Галишан Нуриәхмәт үзе дә тумышы белән Башкортстан якларыннан.

Соң булса да, уң булсын!

“Татар халкы да, башкорт халкы да әлеге ике арада килеп чыккан низагны оештыручылар түгел. Мөрәҗәгатьтә шовинист Дугиннар искә алынган. Каршылыкны әнә шул Дугиннар үзләре китереп чыгарган да инде. Чөнки татар белән башкортның бүлешеп ятыр әйбере юк. Безнең телебез, динебез, моңнарыбыз бер. Элек татар белән башкорт шагыйрьләрне бүлешеп ятмады. Уртак шагыйрьләр, җырчылар, язучылар иде. Алар ике халыкныкы иде. Мин хәтта татар белән башкортны ике халык дип тә әйтә алмыйм. Чөнки заманында татар-башкорт димәгәннәр, мөселман дип кенә йөргәннәр. Ике арадагы каршылыклар инкыйлабтан соң республикалар төзегәндә килеп туды. Ике халык арасындагы аңлашылмаучанлыкны исә махсус китереп чыгардылар. Башкортостанның 1937 елда кабул иткән конституциясендә урыс, татар, башкорт телләре тигез дип кабул ителгән була.

Хәзерге көндә Мәскәү көчләре татар белән башкорт арасына тыгылып үзләренә файда эзли. Шагыйрь Әнгам Әтнәбаев: “Татардан да, башкорттан да урыс туа – вәт бәла!” дип шигырь дә язган иде. Хәзер башкорт теленең дәүләт теле булуы тугандаш халыкларны талаштырыр, халык санын алганда башкортларны арттырып языр өчен эшләнелә.

Мөрәҗәгатьнең ахырында Башкортостан тарафыннан Татарстанга карата Русия дәүләт думасында акылсыз әдәпсезлек оештырылды дип языла. Моның шулай килеп чыгасы билгеле иде. Чөнки Башкортстан президенты үзе үк башкортлар булмаган җирләрдә башкорт мәктәпләре ачып йөри. Мәсәлән, Дүртөйле, Балтач, Аскын районнарында башкортча сөйләшә һәм укый белгән бер генә кеше дә юк иде. Хәзер чып-чи мишәр районы булган Балтачны да башкортныкы дип игълан иттеләр. Татарлар яшәгән Дүртөйле районына Мортаза Рәхимов үзе килеп район хакимияте башлыгына: “Әгәр башкорт мәктәбе ачмасаң, эшеңнән алам”, дигән. Бу мәктәптәге хәзерге белән бер генә татар мәктәбе дә ярыша алмый. Андый шартлар Татарстан мәктәпләрендә дә юк.

Юкса, халыкара кануннар, Русия конституциясе нигезендә халыкның күпчелеге яшәгән урында, шул халыкның телендә мәктәпләр булырга тиеш. Башкортостанда ике меңләп татар мәктәбе бар иде. Хәзер алар анда утыздан да күп түгелдер. Чөнки барысы да урыс, яки башкорт теленә күчеп бетте. Аларга башкортча укыта башларга кушалар, ә алар урысчага күчә. Менә шулай итеп Башкортостан Мәскәү теләген тулысынча үтәп бара. Башкорт белән татар арасында бәхәс булмады, чыгарга да мөмкин түгел. “Күк Бүре” оешмасы соң булса да, уң булсын дип, әлеге мөрәҗәгатне кабул иткән”, диде Галишан Нуриәхмәт.

Башкорт булып кыланмагыз!

“Азатлык” сәхифәсендә әлеге мөрәҗәгать басылып чыккач, укучыларыбыз да үзләренең фикерләре язып калдырган. Башкортстаннан Тамерлан исемле кешенең язмасында татарлар белән башкортларның тугандаш булуларына басым ясала. Туган телебезне саклап калыр өчен Тамерлан бергәләп көрәшергә кирәклеген дә әйтеп үтә.

Казанда яшәүче укучы аңа каршы чыга. “Монда уйнап торасы юк, Тамерлан туган, син башкорт булып кыланма, төчеләнмә, алдашма. Сезнең якта татарча сөйләшкән "башкортлар" - алар ясалма башкортлар. Аллага шөкер, татар белән башкорт арасында бернинди талаш-ызгыш булганы юк. Әллә туктыйсызмы бу хурлыклы эштән, кардәшләр? Барыбер руслашып барабыз ич”, дигән ул.
Дамир Исхаков


Татарлар урысны президентлыкка тәкъдим итсен

“Күк бүре” оешмасы мөрәҗәгате белән бик аз кеше танышып өлгерсә дә, ул инде шактый бәхәсләр уятырга өлгерде. Тарихчы, галим Дамир Исхаков та мөрәҗәгатне укыганнан соң туган фикерләрен җиткере. Дамир Исхаков, мөрәҗәгать татарларны кармакка эләктерү өчен язылган, дип саный.

“Беренчедән, әлеге мөрәҗәгать артында Башкортстан президентының рәсми сәясәтчеләре тора. Чөнки документның эчтәлеге безгә таныш булган Әмир Юлдашбаев фикерләвенә охшаган. Икенчедән, мөрәҗәгатьнең сәяси юнәлеше дә бар. Чөнки Башкортстанда президент алмашынуы булырга мөмкин. Шуңа күрә, иске сәясәт җимерелергә тора. Билгеле, Башкортстанның бүгенге хакимият даирәсе моннан бик курка. Шушы хәлдә хакимиятне ычкындырмас өчен, беренчедән, Мәскәүне куркытырга уйлаганнар, икенчедән, татарларны үз якларына авыштырырга телиләр. Мәскәүне куркытырга телиләр дигәнен җәмгыять исеменнән чыгып әйтәм.

“Күк бүре” оешмасын уйлап чыгарганда, төрекләрдәге “Баскорт” оешмасын истә тотканнар булса кирәк. Бу юкка түгел. Татар белән башкорт мөнәсәбәтләрен алга чыгару татарларны нейтральләштерүгә юнәлдерелгән. Мөрәҗәгатьтә татар белән башкорт тигез булырга тиеш дигән фикер әйтелсә дә, чынлыкта бу шарт үтәлми. Татарларның төп теләге татар теленең башкорт теле белән тигез булу фикере инкарь ителә. Якынаю өчен нигез дә юк.

Хакимият алмашкан чорда татарларны тагын бер тапкыр алдап, аларның оппозициягә китүләрен булдырмау мөрәҗәгатьнең төп максаты тора. Бу очракта моны татарлар дөрес аңларга тиеш. Татарлар Башкортстан президенты урынына урыс кешесен тәкъдим итәргә тиешләр. Модый омтылыш татарлар арасында Сергей Веременканы президент постына тәкъдим иткәндә бер булган иде инде. Урыс кешесе түрә булса, татар белән башкортны тигез дәрәҗәдә күреп, ике якның да мәсьәләләрен хәл итәр иде. Ә инде сәяси даирә тагын хакимияттә калса, татарга бернинди дә файда булмаячак.

Мөрәҗәгатьнең эчендә бик мәкерле сәясәт ята. Шуңа күрә тыштан ялтыратып, эчтән калтырата торган сәясәткә татарлар ышанмаска тиеш. Мондый сүзләрне бик күп ишеттек инде. Татарлар икенче тапкыр кармакка килеп капмаска тиеш. “Ак бүре” оешмасы барлыкка килү Башкортстан хакимиятенең зур кризиста булуын искәртә. Сәяси даирә алга таба ни рәвешеле хәрәкәт итәргә кирәклекне аңламый. Мөрәҗәгатьне укып чыккач, тиздән Башкортстанда хакимият алмашыныр дигән нәтиҗәгә килдем”, диде Дамир Исхаков.

Татарча да яхшы бел, башкортча да...

Әлфия Бәдретдин
Татарстанда яшәүче татар яшьләре исә татар-башкорт мөнәсәбәтләрен тулысынча аңлап бетерә алмый. Ә менә Башкортстаннан Татарстанга килгән татар яшьләре бу турыда ни уйлый икән?

“Безнең күрше авылда башкортлар яши. Минем анда дусларым бик күп иде. Дошманлашу беркайчан да сизелмәде. Башкортлар белән элемтәне өзмим. Әлеге мөрәҗәгатькә бик уңай карыйм. Татар белән башкортка бер-берсенә дошманча карау кирәк түгел. Без бик якын халык бит. Мин 11-нче сыйныфта гына башкорт телен дәүләт теле буларак атнасына ике тапкыр укыдым. Шулай ук татар балаларына атнасына ике тапкыр татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытыла иде. Бала мәктәпкә укырга килә һәм аңа татар, башкорт, урыс телен укытырга тотыналар. Аның башы буталып бетә, татар-башкорт сүзләрен бутап сөйләшә башлый. 11-нче сыйныфта татар теленнән диктант язганда, ана теленнән бишлегә укыган кешеләр кайбер сүзләрне бутап башкортча язалар иде”, ди КДУ студенты Әлфия Бәдретдин.

Казанда әлегә бу мөрҗәгатьне өйрәнәләр. “Күк бүре” оешмасының мөрәҗәгате Башкортстан матбугатында кайчан урын алыр? Бу турыда күрше республикада яшәүче татар-башкортлар үзләре ни уйлый? Иң кызыгы шул: бу турыда ачыктан-ачык сөйләшергә күптән вакыт җиткән.

XS
SM
MD
LG