Accessibility links

Кайнар хәбәр

Машина салымының арттырылуына каршы чаралар дәвам итә


Бөтен Русия буйлап меңәрчә автомобиль йортүче чит ил машиналарына чик салымнарының арттырылуына каршы чараларда катнашты. Якшәмбе көнне урам җыеннары Көньяк-Сахалинск, Хабаровск, Благовещенск калаларында һәм Барнаулда да үтте.

Newsru.com сәхифәсе язганча, бүген иртән Владивостокта 70ләп протест белдерүче кеше машиналарында колоннага төзелергә теләде, милиция аларга таралырга кушты, әмма барыбер 40лап машина бер-бер артлы тезелеп, утлар кабызып, сигнал биреп шәһәр урамнарыннан узды. Шәһәрдә тагын 2 җирдә әкрен тизлек белән машина колонналары үткән дип хәбәр ителә.

Владивостокның үзәк мәйданындагы урам җыенына 500дән алып 1 меңгә якын кеше килде, дип хәбәр ителә. Бу урам җыенын милиция куып таратты. 20 кеше кулга алынды, алар арасында журналистлар да бар. Берничә хәбәрче каты кыйналган. Урам җыеннарын үткәрергә хакимиятләр рөхсәт бирмәгән иде.

XS
SM
MD
LG