Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан 30 мең өстәмә гаскәри җибәрүне хуплый


Әфганстан АКШның илгә 30 мең өстәмә хәрби җибәрү планына хуплау белдерде. Илнең тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе әйткәнчә, Кабул бу гаскәрләрне Һельменд вилаятендә, илнең көнбатышындагы чикләрендә һәм башка тынычсыз җирләрдә урнаштырырга тели. Сүзче шулай ук, бу өстәмә көчләр Әфганстанның үзенең хәрби көчләрен әзерләргә ярдәм итәргә тиеш, диде.

Шимбә көнне АКШ гаскәрләренең берләштерелгән җитәкчелеге башлыгы адмирал Майк Муллен, Вашингтон өстәмә 30 мең хәрби җибәрәчәк дип белдергән иде. Шулай итеп АКШның Әфганстандагы гаскәриләре саны ике тапкырга диярлек артачак.

XS
SM
MD
LG