Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституциягә төзәтмәләр президентка җибәрелде


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русияне президент һәм парламентның мөтдәтен озайтуга күндерү өчен ай ярым гына кирәк булды

Бүген Федерация шурасы Русия конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр мәсьәләсендә төбәкләрнең тавыш бирү нәтиҗәләрен раслады.

Русиянең 83 төбәгендә, канун чыгару оешмалары Русия президентының мөтдәтен 4 елдан 6 га кадәр, Думаның 4 елдан 5 кадәр озайтучы төзәтмәләргә хуплау белдерелде.
Татарстан парламенты һәм президенты бу төзәмәләрне Дәүләт Шурасының соңгы утырышында яклап чыкты. Башкортстан депутатлары да үткән атнада бу үзгәрешләргә уңай бәя бирде.

Хәзер бу канун өлгесен Русия президентына имзаларга гына калды. Аннан соң Конституциягә төзәтмәләр гамәлгә керәчәк.

Русиянең төп канунны үзгәртү планнары оппозиция тарафыннан каты тәнкыйтькә тотылды. Интернетта төзәтмәләргә каршы акция бара. Мөрәҗәгатьне инде 13 мең кеше имзалаган. Мәскәүдә һәм Петербурда төзәтмәләрне кабул итмәү шигаре белән урам җыеннары үтте. Аларның күбесенә хакимиятләр рөхсәт бирмәгән иде. Бу каршылык чараларын "Яблоко", "Башка Русия" һәм кайбер радикаль милләтче хәрәкәтләр оештырды.

Кремль яклы хәрәкәтләр исә, үзгәрешләргә теләктәшлек белдергән киң күләм чаралар үткәрде.

Конституциягә төзәтмә кертү тәкъдимен 5нче ноябрь көнне Русия президенты Дмитрий Медведев ясаган иде.

Федераль Җыенга ясаган юлламасы вакытында Медведев бу төзәтмәләрне төп канунга "коррекция" ясау дип аңлатты.

Дума бу төзәтмәләрне 21 ноябрьдә раслады, Федерация шурасы –26 ноябрьдә хуплады. Калган вакыт төбәкләрдә тавыш бирүгә китте.

Сәясәт белгечләре төзәтмәләрнең кабул ителүендә шикләнмәде. Күпләр бу төзәтмәләр Русия җитәкчесе урынына Владимир Путинның кайтуына нигез әзерли дип саный.

Төзәтмәләрнең кабул ителүенә бары коммунистлар фиркасе гына каршы чыкты, әмма бу ахыргы карарга тәэсир итмәде.





XS
SM
MD
LG