Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ югары хәрби башлыгы Пакыстанда


Исламабад - Соңгы арада Һиндстан белән Пакыстан арасында киереклек арткан көннәрдә, АКШ хәрби югары рәсмие Майк Мюллән рәсми сәфәр белән Исламабадка килде.

Яңа Дәһлидәге һөҗүмнәр ике ил арасындагы киеренкелекне артыуна сәбәп булган иде. Һиндстан хакимияте Яңа Дәһлидә 170-дән артык кешенең үлеменә китергән канлы һөҗүмнәрне Пакыстанда урнашкан Лашкәр-и Тайба төркеме оештыруын алга сөрде.

Бүген Пакыстан һава көчләре очкычлары илнең кайбер шәһәрләре өстендә көнегү ясады. Исламабад хакимияте, моны киеренкелек арткан вакытта төрле вакыйгаларга әзер булып торырга кирәклек белән аңлатты.

Чөнки бу ай башында Исламабад, Һиндстан һава көчләре Лаһорда һәм Кәшмирнең Пакыстан идәресенә караган өлешендәге шәһәрләрдә һава чикләрен боза, дип белдергән иде. Һиндстан исә мондый гаепләүне кире какты.

Һиндстан тышкы эшләр министры Пранаб Мухәрҗе бүген халыкара җәмәгатьчелекне, террорчылык белән көрәштә Пакыстанга тиешле басымны күрсәтмәүдә гаепләп чыкты.

Пранаб, террорчылыкны дәүләт сәясәте буларак куллануны дәвам итүчеләргә каршы Пакыстан хакимиятен тагын да нәтиҗәлерәк чаралар күрергә чакырды.
XS
SM
MD
LG