Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак парламенты хәрби тәкъдимне яңадан карыячак


Бәгъдад - Гыйрак парламенты АКШтан кала илдәге башка чит ил гаскәриләрен язмышын билгеләячәк хәрби тәкъдимгә тавыш бирүне киләсе атнага калдырды.

Әлеге тәкъдим кабул ителгән очракта, Гыйракта АКШтан кала араларында Британиянең дә 4000 хәрбие булган, Австралия, Эстония, Румыния һәм Сальвадор хәрби көчләре вазифаларын июнь ахырына кадәр дәвам иттерүе өчен кануни нигез булдырылачак. БМОның хәрбиләрне вазифаландыру мөддәте 31 декабрьда тәмамлана.

Парламент бу атна ахырында Америкадан кала башка чит ил гаскәриләрен киләсе елның июнь аена кадәр илдә калуына рөхсәт иткән тәкъдимне кире каккан иде. Тәкъдимдәге маддәләргә яңадан төзәтмәләр кертелүеннән соң, бу юлы кабул ителәчәге турында көчле фаразлар бар. Тәкъдимнең кабул ителүе өчен күпчелекнең тавышын алу җитә.

XS
SM
MD
LG