Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тагын террор эзлиләр


ФСБ җитәкчесе Бортников Русиядә экстремистик төркем оештырылып, аның вәкилләре халыкара террор оешмалары белән бәйле эшчәнлек алып баруын әйтә. Ул Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртияне искә ала.

Александр Бортников белдерүенчә, быел “Хизбут-Тахрир” террор оешмасының 23 вәкиле хөкем ителгән. Тагын 10 кешегә карата тикшерү эше бара. Моннан тыш, ул 2008 елны ФСБ тарафыннан Татарстан, Башкорстан һәм Удмуртиядә халыкара террор оешмалары белән бәйле булган кешеләрнең эшчәнлегенә чик куелуын әйтә.

Русия ислам университеты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан бу мәсьәләдә башкалардан аерылып тора торган төбәк түгел.

“Татарстанда бер мәхкәмә эше булды, бәлкем Бортников шуны истә тотып әйткәндер. Башка сәбәпләр бардыр, дип уйламыйм”, ди ул.

Әлеге мәсьәлә белән кызыксынучы һәм күп кенә мөселманнарны яклау эшен алып баручы адвокат Рөстәм Вәлиуллин чыннан да Татарстанда “Хизбут-Тахрир”га күпләр тартыла, әмма моның бернинди куркынычы юк дигән фикердә тора.

Рөстәм Вәлиуллин
“Ул тыелган оешма диелә, хәтта югары мәхкәмә аны террор оешмасы дип әйтә, әмма чынлыкта террорлыкка аның бернинди катнашы юк. Һәм Русия дәүләт иминлегенә аннан куркыныч янамый. Аның идеологиясен алганда, ул - сәяси системаны үзгәртү яклы. Әмма ниндидер көч куллану юлы белән үзгәртүне күздә тотмый. Билгеле булганча, "Хизбут–Тахрир" үзен партия дип атый. Һәм һәрбер партия үз алдына сәяси максатларны куя, мисал өчен – сайлауда катнашу. Шулай ук һәрбер фирка сәяси системаны үзгәртүне күздә тота, ә бу бит башкаларда җинаять дип саналмый”, ди Вәлиуллин.

Аның әйтүенчә, хәзер ФСБның Татарстан, Башкортсан һәм Удмуртия мөселманнарын Әл Каидә оешмасы белән бәйләргә тырышу күзәтелә. Мисал өчен Башкорстанның Салавт шәһәренән бер егет Русиядә терракт әзерләүдә гаепләнә.

“Ул имам Гомәргә ант биргән, яшьләрне оешмага тарткан, диелә. Моннан тыш башка гаепләүләр дә тагыла. Алар белән танышкан идем - бик куркыныч яңгырый. Чөнки анда Америка илчелеген шартлату, Бән Ладен исемнәре искә алына”, ди адвокат Вәлиуллин.

Ул Бортниковның Башкорстанда Әл Каида бүлекчәсе эше ачыкланды дип әйтүе нәкъ шушы очрак белән бәйледер дигән фикердә тора. Моннан тыш, Вәлиуллин ФСБ җитәкчесенең әлеге оешманы Русиядә террактлар әзерли дип белдергәнен болай дип аңлата:

“Бу мөселманнарны эзәрлекләүгә бер юнәлеш булырга мөмкин. ФСБ хәзер Әл Каида вәкилләрен эзләячәк һәм бу мөселманнар өчен бик куркыныч”.

Вәлиуллин фикеренчә, Татарстанда бу өлкәдә ачылган җинаятьләрне күп итеп күрсәтергә тырышу сизелә һәм шул сәбәпле, махсус хезмәт вәкилләре тырышлык күрсәтәчәк.
XS
SM
MD
LG