Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко Мәскәүдән ярдәм өмет итә


Беларус президенты Александр Лукашенко 2009 елга газ бәясе турында сөйләшер өчен Мәскәүгә килде. Яклар килешүгә иреште әмма саннар әйтелмәде

Русия президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Русия һәм Беларус җитәкчеләре газны сату шартлары һәм бәяләре турындагы килешүгә иреште. Конкрет саннар әлегә хәбәр ителмәде.

Үткән атнада, Русиянең Энергетика министрлыгы илнең Беларуска 2009 елда 22 миллиард кубометр газ сату турында килешүне имзалады. Газпром һәм Беларус рәсмиләре дә хезмәттәшлекне дәвам иттерү турында нигездә сөйләшкән иде инде.

Беларус президенты Лукашенко баш иеп килүче җитәкчеләрдән түгел. Әмма бу юлы ул үзенең көчлерәк күршесе Мәскәүдән ярдәм сорап килергә мәҗбүр булды, дип язды сәясәт белгечләре.

Александр Лукашенко исә бу фикерне кире кагырга тырышты, Медведев белән очрашу алдыннан ул “без бер нәрсә дә сорарга җыенмыйбыз” диде.

Минскидагы белгеч Андрей Федеро фикеренчә, Беларус икътисады бик авыр хәлдә, кешеләр кризис тәэсирен сизә башлады инде.
Ул, Лукашенко Мәскәүгә газ бәяләре хакында сөйләшер генә түгел, финанс кризиска каршы торыр өчен уртак чаралар кабул итү максатында да барды, дип саный.

Минск соңгы көннәрдә бик күп кредитлар сорады. АКШка нәфрәтен онытып, Вашингтоннан 5 миллиард доллар бирүне үтенде, Халыкара валюта фондыннан да 2 миллиард долларлык ярдәм өмет итте.

Минск Мәскәүдән ноябрьдә инде 2 миллиард долларлык ярдәм алса да, тагын 3 миллиард долларлык кредит сорый.

Әмма ике яклы сөйләшүләрдә төп игътибар газга бирелә. Хазер Беларус газ кубометры өчен 128 доллар түли. Ил бу бәяне $140-160 кадәр күтәрeргә риза иде. Әмма Мәскәү газны кимендә 200-240 долларга сатырга тели.

Мински Мәскәүгә сәяси тәкъдимнәр дә ясый ала, дип язып чыкты буген “Коммерсант” газетасы. Ул бу икътисади бәхәстә, Көньяк Осетия һәм Абхазияне тануны тәкъдим итәргә мөмкин, дип яза газета.

Мәскәү үз чиратында Беларуснең Белтрансгаз компаниясендәге төп акцияләр пакетын үз кулына төшерергә тели.


XS
SM
MD
LG